16+

Иң ихлас шатлык – кеше кайгысына сөенү?!

Барысын да баштан үткәреп була, хәтта иң куркыныч газапны да. Бары тик игътибарыңны гына нәрсәгәдер юнәлтергә кирәк. Чигү чигеп карагыз.

Иң ихлас шатлык – кеше кайгысына сөенү?!

Барысын да баштан үткәреп була, хәтта иң куркыныч газапны да. Бары тик игътибарыңны гына нәрсәгәдер юнәлтергә кирәк. Чигү чигеп карагыз.

Без фаҗига яратабыз. Гаугаларга гашыйкбыз. Безгә Иблис кирәк, әгәр Иблис юк икән, аны үзебез ясыйбыз.

Без барыбыз да үләбез. Максат – мәңге яшәү түгел, ә яшәүгә сәләтле әйберләр тудыру.

Безне иң нык чыгырдан чыгарган нәрсә... ниндидер эчкече, беткәнбаш ялкау яки бик тәртипсез адәм кинәт шедевр тудыра. Бернинди көч куймыйча гына эшләгәндәй. Менә шуны без күрәлмыйбыз, гафу итә алмыйбыз.

Гомер буе алла булырга тырышасың, ә аннан соң үләсең.

Безнең кайберләребез кеше булып туа. Калганнар гомер буе кеше булырга омтыла.

Нәрсә өчен көрәшергә белмисең икән, нәрсәгәдер каршы көрәшергә мөмкин.

Телевидениедәге елмаю трекларының күбесе 50нче еллар башында яздырылган. Димәк, син ишеткән көлү тавышының хуҗалары бүген – теге дөньяда. Син әрвахлар көлүен ишетәсең.

Чама белмәгән мактау яңакка суккандай тәэсир итә.

Кергән ризык барыбер кире чыга, әмма бу ашауның кирәксез гамәл икәнен аңлатмый.

Башкалардан аермалы буларак, байлар шуны белә: күперләрне яндырырга ярамый. Бу – исраф итү. Күперләрне сатарга кирәк.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading