16+

Җиңү көне уңаеннан 94 яшьлек әбигә бүләкне үзара салым түләмәгән өчен тапшырмаганнар?

Башка сыймый торган хәл: 94 яшьлек әбигә Җиңү көне уңаеннан биреләсе бүләкне тапшырмый торганнар. Ни өчен? Үзара салым түләмәгән өчен...

Җиңү көне уңаеннан 94 яшьлек әбигә бүләкне үзара салым түләмәгән өчен тапшырмаганнар?

Башка сыймый торган хәл: 94 яшьлек әбигә Җиңү көне уңаеннан биреләсе бүләкне тапшырмый торганнар. Ни өчен? Үзара салым түләмәгән өчен...

Чаллы шәһәрендә яшәүче Илнар Мусафиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрнең берсендә шундый хәбәр урнаштырган:

"Хәерле кич, хөрмәтле дуслар! Бер гыйбрәтле хәл сөйләп китәсем килә әле сезгә! Бүген Актаныш районы Яңа Җияш авылына кайтып, Дәү әниемнең хәлен белепм килдем әле. Дәү әнием тыл ветераны, 11 бала анасы, оныкларын-оныкчыкларын чутлап тормыйм инде. Гомумән, тормышның бөтен ачысын-төчесен, сугыш вакытындагы ачлык елларын, ул шахтада эшләүләрен, барын да үз жилкәсендә татыган 94 яшьлек ак әбием - дәү әнием ул минем! Инде 5 баласын, ирен югалткан, ләкин югалмаган әбигә шушы бөек бәйрәм алдыннан булса да хөрмәт күрсәтсәләр булгандыр бит, ярар, рәхмәт, район башлыгы Энгель Навапович бүләген тапшырдылар, ләкин президентыбыз Миңнеханов Р.Н. исеменнән җибәргән бүләкне авыл советы Илсур Фәттахов тапшырмый. Ул үзара салым түләмәде дип әйтә, ди. Шул санаулы ветераннарны шулай мыскыл итеп йөргән кешене ник андый урынга куялар икән? Дәү әни инде соңгы берничә ел шәһәрдә - олы кызында яши - бәйрәмнәрдә генә кайта..."

Илнар социаль челтәрләрдәге дусларыннан, авыл советы җитәкчесен бу гамәле өчен нинди җавапка тартырга икән дип, киңәш сорый.

"Челнинские известия" газетасы Илнар белән элемтәгә кергән һәм ситуациягә ачыклык керткән. Бу хәбәрне язганнан соң, әбигә бүләкне китергәннәр икән. Үзара салымның бу вакыйгага бернинди бәйләнеше юк дип тә әйткәннәр. "Авыл җирлеге башлыгы бүген иртән керде, бүләкне калдырып китте", дип хәбәр иткән Илнар.

Фото-скриншот: «Челнинские известия»

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading