16+

Иң популяр ял урыны – сәүдә-күңел ачу үзәкләре

Мәдәният министрлыгы  нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш? Идарә тармагының максаты хәзерге заманда нидән гыйбарәт? Республика халкы киләсе елда мәдәният өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтә?  

Иң популяр ял урыны – сәүдә-күңел ачу үзәкләре

Мәдәният министрлыгы  нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш? Идарә тармагының максаты хәзерге заманда нидән гыйбарәт? Республика халкы киләсе елда мәдәният өлкәсендә нинди үзгәрешләр көтә?  

Халык арасында министрлыкның максатларын һәм бурычларын ачыклау өчен үткәрелгән сорауштыруга нәтиҗә ясалды. 

Сораштыруда барлыгы 6269 кеше катнашкан. Онлайн тавыш бирүгә барлыгы 20 бурыч чыгарылган булган. Шунысын әйтергә кирәк: тавыш бирүләр аноним узырылган. Шуңа да җавап бирүчеләрнең нинди һөнәр ияләре, ничә яшьтә һәм кайсы шәһәрдән яисә районнан, авылдан икәнен ачыклау мөмкин түгел. Әмма киләчәктә тавыш бирүдә кемнәр катнашуын азмы-күпме күзаллау өчен кайбер критерийларны күрсәтергә кирәк дигән фикер яңгырады. 

Нәтиҗәләр, шәхсән минем өчен, бераз көтелмәгәнрәк булды. Мисалга, сораштыруда катнашучыларның иң күбесе, ягъни 2716сы өстәмә белем бирү учреждениеләренең  (балалар сәнгать мәктәпләре, музыка мәктәпләре һәм башкалар) кимендә 10 процентын компьютер җиһазлары белән тәэмин итү өчен тавыш биргән. Димәк, киләсе елда кимендә 11 мәктәп интереактив җиһазларга баерга тиеш, дигән сүз. 

Өлкән яшьтәгеләр өчен бушка уздырыла торган мәдәни чараларның күләмен кимендә 20 процентка арттыру кирәклегенә 2637 кеше тавыш биргән. Министр Ирада Әюпова сүзләренчә, бу — танылган һәм зур театрларның “кассалы” спектакльләренә бушлай билетлар таратылачак дигән сүз түгел. Чөнки андый спектакльләр театрның ипие бит. Шулай да премьера алдыннан тәкъдим ителә торган тамашаларга, экскурсияләргә һәм башка төрле мәдәни чараларга  өлкәннәргә бушка йөрү мөмкинлеге каралачак. 

Ә менә үзебездәге җитештергән һәм төшерелгән фильмнар белән кинопрокатны кимендә 41 процентка тәэмин итүен 1260 кеше генә теләве ачыкланган. Әлеге мәсьәлә сораштыруның тугызынчы урынын били.

Интернет челтәрендә бер  мең күләмендә милли контент урнаштыру исә иң соңгы урында. Бу мәсьәләгә бары 591 кеше генә битараф калмаган.

Моннан тыш, тавыш бирүчеләр үзләренең тәкъдимнәрен дә язган. 

Мисалга, 8 кеше мәдәният өлкәсендә эшлүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә; 7 кеше яшь талантларны барларга һәм аларга ярдәм итәргә; 4 кеше татар телендәге программалар һәм проектларның санын арттырырга дигән теләген җиткергән. Мәдәни өлкәдә цензураны көчәйтергә, бушлай чараларның санын арттырырга кирәк, диючеләр дә булган. Гәрчә, соңгылары безнең республикада “буа буарлык” дисәң дә була. Инде шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә төрле фестивальләр, концертлар даими булып тора. Аеруча да яңартылган паркларны буш тотмыйлар. Әмма бу халык фикере һәм аңа каршы килеп булмый. 
Министрлыкның да төп максаты киләсе елда диварга борчак ату түгел, ә нәкъ халык тарафыннан ихтыяҗ булган юнәлештә эшләү бит. Сораштыру уздыруың да мәгънәсе шуннан гыйбарәт. 

Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев фикеренчә, җәмәгатьчелек белән фикер алышу бик уңай күренеш. 

- Кешеләргә минисрлыкның бурычлары һәм максатлары гына түгел, перспективада министрлык басым ясачак өлкәләр дә кызыклы. Кешеләр перспектива хакында уйлый, алар бездән соң кем киләчәге хакында фикер йөртергә тиеш, - ди Марсель әфәнде. 

Мәдәният министры Ирада Әюпова да бу проект әле яңа һәм икенче ел гына үткәрелүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, мондый эш башкару министрлыкта финанслауны дөрес итеп бүлү өчен кирәкле. 

- Кызганыч, бездә иң популяр ял итү урыны – сәүдә-күңел ачу үзәкләре, - дип сөрән сала министр. Бу “хилафлык” киләчәктә бәлки бетәр, чөнки җитәкчеләр халык фикеренә колак салырга вәгъдә бирә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading