16+

Яңа керем чыганагын ничек табарга, күпме акча эшләргә?

Әгәр дә кешене хезмәт хакы канәгатьләндерми икән, ике юл бар.

Яңа керем чыганагын ничек табарга, күпме акча эшләргә?

Әгәр дә кешене хезмәт хакы канәгатьләндерми икән, ике юл бар.

Беренчесе – зарлану, ләкин эшләүне дәвам итү, икенчесе – вазгыятьне үз файдасына үзгәртү.

Росстат мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 50,6 проценты үз хезмәт хакларыннан канәгать. Тенденция, тулаем алганда, уңай. Чөнки әле 4 ел элек кенә бу күрсәткеч 44 процент булган. Канәгать булганнар исемлегендә – җитәкчеләр, риза булмаганнар арасында – түбән квалификацияле хезмәт вәкилләре. Барысын да кушып, икегә бүлсәң, уртача вазгыять килеп чыга. 

Әмма бу статистикада аерым игътибарга лаек сан бар. Үз-үзләрен тәэмин итүчеләр (самозанятый дибез) «кемгәдер» эшләүчеләрдән күпкә канәгать (63,5 процент) булып чыккан. Ә бит өстәмә акчаны теләсә кем эшли ала. Моның өчен эштән китмичә, буш вакытта кулыңнан килгәнне эшләү өстәмә табыш китерә ала.

Яңа керем чыганагын ничек табарга, күпме акча эшләргә һәм, иң мөһиме, барысын да ничек дөрес эшләргә икәнен карап китик. 

Онлайн-репетиторлык. Чит телдә иркен сөйләшәсез, рус һәм татар телен камил беләсез, математиканы су кебек эчәсезме? Әгәр дә ул белемнәрне кеше башына кертә алсагыз, бу өстәмә керемнең яхшы чыганагы булырга мөмкин. Сез белгән предметка һәм яшәгән урынга карап, бер дәрестән уртача 500 сумнан 1500 сумга кадәр акча эшләргә мөмкин. Бүген теләсә нинди белем һәм күнекмәләргә ихтыяҗ бар – хәтта онлайн шахмат уеннарына да.

Фатир һәм йортларны җыештыру. Бу эштә иң авыры – үзеңне җиңү һәм оялмау. Яхшы гына акчалар эшләп була: баштарак бу эш аена 15-20 мең сум китерәчәк, ә шәхси брендка әйләндерсәң, керем 2-2,5 тапкыр артырга мөмкин. 

Машина йөртүче хезмәте. Әгәр шәхси автомобилегез бар икән, таксида акча эшләп алырга яки кемгә дә булса кичке сәгатьләрдә яки ял көнендә бер-ике сәгатькә шәхси машина йөртүченең хезмәтләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук курьер-йөртүче булып акча эшләргә мөмкин. 

Хайваннар карау хезмәте. Хуҗасы командировкада яисә ялда булган вакытта этне урамда йөртергә, песине карарга, балыкларга суны алыштырырга... Әгәр дә хайваннарны яратсагыз һәм алар белән эш итә беләсез икән, үз хезмәтләрегезне кыю рәвештә тәкъдим итә аласыз. Урамда эт белән бер йөреп керү өчен 500 сум акча эшләп була.

Песиләр белән тагын да җиңелрәк – карап китәргә, ашатырга, сыйпарга... Һәм акча кесәдә. Мондый хезмәтләрне күршеләр чатында тәкъдим итсәң дә - клиентлар табылыр.

Хоббины монетизацияләү.  Блогерлык, сайтлар булдыру, тегү һәм бәйләү, йорт өчен декор элементлары ясау, чәчәкләр (яшелчә рассадасы) үстерү, кулинария – әгәр кулларыгыз белән нәрсәдер эшли белсәгез, моның өчен түләргә әзер булган кешеләр табылыр. Мәсәлән, туган көнгә торт-пирог, кабымлыклар пешерергә, котлау шигыре язарга, хенд-мейд бизәге ясарга, бию дәресе бирергә, ремонт эшләрен башкарырга һ.б. Монда керем дәрәҗәсе чикләнмәгән һәм сезнең осталыгыгызга һәм талантыгызга гына бәйле.

Законлы керем.  Сезнең төп эшегез булса да, бу өстәмә керемнәрдән салым түләмәс өчен сәбәп түгел. Аларны яшерергә кызыгу зур, ләкин без сезгә моны киңәш итмибез - салым инспекциясенә эләксәгез, проблемалар күбрәк булачак. Самозанятый булып теркәлегез. Монда бары тик ике шарт кына  бар. Беренчедән, хезмәт хакы елына 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Икенчедән, сезгә ялланып эшләүчеләр булмаска тиеш. Салымы да күп түгел...
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш, дигәнме әле шагыйрь?

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading