16+

Җиңүче 500 мең сум акча ала!

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби бәйгенең роман жанры җиңүчеләре билгеле булды. Аларның исемнәре хәтта жюри әгъзаларына да ахыргача сер булып кала бирде. Бары конвертларны ачкач кына әдәби батырларның кемлеге мәгълүм булды.

Беренче урынны “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар” романы белән Зөлфәт Хәким яулады. Икенче урын “Урда ханы Үзбәк” романын язган Фирдүс Гыймалетдиновка бирелде. Өченче урында – “Фәхрине үтереп ташладылар” романы белән Равил Сабыр. Җиңүчеләрне 500 000 сум (1 урын), 400 000 сум (2 урын) һәм 300 000 сум (3 урын) күләмендәге акчалата бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Бу жанрга барлыгы 15 роман килгән. Башка номинацияләрнең җиңүчеләре алдарак игълан ителгән иде инде. Бәйгегә 1500гә якын әсәр юллануы – зур күрсәткеч.

- Әлбәттә, моңа кадәр дә әдәби конкурслар уздырылып килде. Ләкин мондый масштабтагы, бөтен жанрларны иңләгән һәм мондый приз фонды булган конкурсның моңарчы татар әдәбияты тарихында булганы юк иде.  

Бу безнең әдәбият өчен бик уңышлы бәйге булды. Аны баеткан әсәрләр килде. Роман жанрында җиңгән әсәрләр турында әйтеп тә тормыйм. Әмма нык борчыган мәсьәлә – ул балалар һәм үсмерләр әдәбияты. Бу номинацияләргә әсәрләр чагыштырмача аз килде һәм аларның сыйфатлары да без теләгәнчә югары түгел иде. Димәк, бу өлкәдә безгә эшләргә һәм балалар өчен язучыларга яңа стимуллар бирү турында да уйларга кирәк, - диде ябык әдәби конкурсның жюри әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Җиңү яулаган барлык әсәрләр дә “Казан утлары” журналында дөнья күрәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading