16+

“Иделиология” дөньясында: һәркемнең үз юлы һәм үз фикере

“Идел” яшьләр журналының апрель саны нинди үзенчәлекләргә бай, язмаларның төп геройлары кемнәр һәм нәрсә белән аерылып торалар, һәм иң мөһиме – нәрсә соң ул “иделиология”? Бу сорауларга җавапларны 21 апрель көнне “Татар китабы йорты”нда булып узган “Идел” журналы фатирнигында табарга була иде. 

“Иделиология” дөньясында: һәркемнең үз юлы һәм үз фикере

“Идел” яшьләр журналының апрель саны нинди үзенчәлекләргә бай, язмаларның төп геройлары кемнәр һәм нәрсә белән аерылып торалар, һәм иң мөһиме – нәрсә соң ул “иделиология”? Бу сорауларга җавапларны 21 апрель көнне “Татар китабы йорты”нда булып узган “Идел” журналы фатирнигында табарга була иде. 

Журналның яңа гына табадан төшкән битләрендә урын алган шәхесләр – сезнең каршыда. Төшме бу, әллә инде өнме? Алай гына да түгел, журнал битләрендә сурәтләнгән сәләт-һөнәрләрен алар реаль тормышта исбатлап күрсәтергә дә әзер! Автор-башкаручы Альбина Кармышева үзенең гитарасыннан түгелгән моңлы җырлары белән бөтен кунакларны да тынсыз калдырса, курчак театрының талантлы актрисасы Ләйсән Миннәхмәтова исә үзе белән бергә шигъри хыял дөньясына алып кереп китте. Журналист, музыкант Рәдиф Кашаповның Иске һәм Яңа татар бистәләренә экскурсиясенә кыскача күзәтү, Казан шәһәренең архитектурасы турындагы кызыклы фикерләр күпләр өчен мәркәзебезгә яңа күзлектән карарга этәргеч булгандыр. Өстәвенә Рәдиф Кашаповның үз башкаруында “Китмә Казаннан” дип исемләнгән музыкаль композициясен дә тыңлагач, һәркем әлеге шәһәрнең үз тормышында никадәр зур урын алып торганын аңлагандыр, мөгаен. 

Ә апрель санының тышлыгында урын алган төп герой – “Казан гүзәле – 2021” исеменә лаек булган Илүзә Мәгъсүмова – кунакларны үзе белән таныштырды. Хәер, кечкенәдән биюче булырга хыялланган, ләкин теш табибы һөнәрен сайлаган Илүзәнең тормышта үз максатларын төгәл белеп алга атлаучы, шул ук вакытта үз хыялына тугры калып, иҗат итүче һәм үз милләте белән горурланып яшәүче чын татар кызы икәне әллә каян күренеп тора. 

Җырлар, шигырьләр, кызыклы әңгәмәләр, уен-көлке белән үрелеп барган фатирникта җитди фән мәсьәләләренә дә урын табылды. “Түбән Кама” милли паркындагы тереклек ияләре, сирәк җанварлар, кошлар һәм аларга багышланган “Кырмыскалык” (“Муравейник”) исемле өстәл уены беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Хәер, әлеге җылы, рәхәт, дустанә мөһит монда булган һәрбер кешене дә үзенә күрә гаҗәеп бер яңа дөньяга алып кереп китте. “Иделиология” дөньясына... Биредә барысы да бик гади, аңлаешлы, кабатланмас, ә иң мөһиме – монда һәркемнең үз юлы һәм фикере.     

Рузилә Фәттахова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading