16+

Игътибар арткач, милли чараларның да эчтәлеге үзгәрә

Татарстан Министрлар Кабинетында традицион сишәмбе брифингы Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырылды. Спикерлар шушы ел кысаларында үтәчәк чаралар турында сөйләп кенә калмады, ә һәрбер бәйрәм-җыенның, төрле тематик чараларның эчтәлеген дә тирәнрәк ачарга тырышты. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр темасы буенча без алдагы елда да шактый күп һәм нәтиҗәле эшләр башкарган идек. Аннан республикада озак вакыт дәвамында алып барылган зур бәйрәмнәр графигы бар.

Игътибар арткач, милли чараларның да эчтәлеге үзгәрә

Татарстан Министрлар Кабинетында традицион сишәмбе брифингы Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырылды. Спикерлар шушы ел кысаларында үтәчәк чаралар турында сөйләп кенә калмады, ә һәрбер бәйрәм-җыенның, төрле тематик чараларның эчтәлеген дә тирәнрәк ачарга тырышты. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр темасы буенча без алдагы елда да шактый күп һәм нәтиҗәле эшләр башкарган идек. Аннан республикада озак вакыт дәвамында алып барылган зур бәйрәмнәр графигы бар.

Анда төрле халыкларның бәйрәмнәре тиешле дәрәҗәдә зурлап билгеләп үтелә. Сабантуй, Уяв, Питрау, Семык, Каравон бәйрәмнәре һәрвакыт күп кешене үзенә җыя. Моннан тыш та төрле бәйге-ярышлар, фестивальләр узып тора. Шунысы бар: соңгы вакытта аларның эчтәлеге үзгәрү, бәйрәмнәрнең асылы югалуы, заманчалашуга бәйле төрле уеннар кертү дә күзәтелде. Бу хәлләр әлеге җыеннарның үз йөзен югалтуына да китерде. Хәтерләсәгез, бу уңайдан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та беркадәр шелтә белдергән иде. Быел исә милли бәйрәм-йолаларыбызның эчтәлеге турында уйларга һәм уйланырга кирәк булачак. Татарстан Мәдәният министрлыгында бу уңайдан белгечләр катнашында төрле семинар-киңәшмәләр уздырылган. Чараларның эчтәлеген баету турында да фикер алышынган.

– Һәрбер чарада, бәйрәмдә барыбер үзгәрешләр кирәк. Безнең дөнья да һәрвакыт үзгәрешләрдә яши. Үзгәрешсез булмый. Тик алар чараның мәгънәсен бетерергә тиеш түгел. Сабантуй турында әйткәндә, элеккеге вакытта ул зур концерт кына булмаган, үзара ярыш форматында оештырыла иде. Ә бит бездә генә түгел, башка халыкларда да һәрбер бәйрәмнең үз йолалары, билгеле тарихы булган. Вакыт саен аның үзгәрешләр кичерүен дә аңларга була. Мәсәлән, җырчылар Сабантуйда катнашырга тиеш. Кешеләр барыбер ял итәргә килә. Ә быел Сабантуйның мәгънәсен күбрәк күрсәтергә тырышырбыз, – дип сөйли Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Хәер, моңа кадәр дә Татарстаннан читтә булган, Бөтендөнья Татар конгрессы җаваплылыгында узган Сабантуйларның мәгънәви ягына басым ясала иде. Бәйрәмгә килгән кеше милли киемнән килергә тырышуларын да күрәбез. 

– Ниндидер квадрациклларда ярышу, япон ярышлары Сабантуйга хас түгел безнең. Сабантуйларны шул дәрәҗәгә җиткерү дөрес түгел иде. Сабантуйга әзерлек, ул ел башыннан башлана. Шуңа күрә без түгәрәк өстәлләр оештырдык, галимнәр килде. Сабантуйның төп үзенчәлеге шунда – халык Сабантуйга дип кайта. Әгәр дә Ыссык белән чагыштырабыз икән, аның нигезендә мәҗүсилек ята. Анда барысы да күмәк. Анда һәрбер кешенең үзенең өлеше күзәтелә. Безнең Сабантуйлар, анда кешеләрнең өлеше турында уйланмадык түгел. Һәр елны шул турыда әйтә идек, – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Әйдәгез, Сабантуйның төп символы булган көрәш турында сөйләшик. Элегрәк татар көрәшендә машина куела идеме? Элек без батырларга шушы тәкә куя идек. Шуның белән кәнәгать булдылар. Анда көчле көрәшчеләр җыела иде. Бүген иң көчле көрәшчеләрне тәкә өчен генә җыя аласызмы? Без бит үзебез, бигрәк тә төбәкләрдә уздырыла торган көрәштә абсолют батырга машина бирүне керттек. 

Чынлыкта Сабантуй ул кыр эшләре, үзебезгә хас булган йолалар белән бәйле. Яшь киленнәр сөлге чиккән. Шул сөлгеләр иң соңгы килүче атка да, абсолют батырга да бирелгән. Данис Шакиров әйтүенчә, бу йолалар кире кайтарылачак. Ә артист-җырчыларга килгәндә, халык аларга мөкиббән. Сабантуй да артистларсыз булмас. Әлбәттә, милли уеннар төрләренә дә игътибар артачак. 

Асылга кайту өчен күп нәрсә кирәкми. Аның өчен булганны югалту да җитә. Шуңа күрә быел Сабантуй бәйрәмендә аерым акцентлар ясалачак. Сабантуйда төп шарт булып, халыкның катнашуы та торачак. Читтән китерелгән кемнәрдер безгә бәйрәм ясарга тиеш тә түгел. Министр Ирада Әюпова әйткәнчә, иң зур байлылыгыбыз – ул мирасыбыз. Без аны сакларга тиеш.

Гомумән, җирлектә яшәүче халыкларның үз йөзен саклау калу өчен һәрбер бәйрәмнең үткәрү тәртибе, йолалары яхшылап өйрәнеләчәк. Бу уңайдан аңлату һәм методик эшләр дә алып барылачак. Шулай ук ел дәвамында этнофестиваль, һәрбер районда мәдәният көннәре, Татарстанның картасын бизәкләп чигү (һәрбер район үз җирлеген чигәчәк), фәнни-гамәли конференция уздыру кебек чаралар да узачак. 

Без быел 388 Сабантуй уздырачакбыз. 27 май көнне Әстерханда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, 1 июльдә Кемерово өлкәсендә XXIII Федераль Сабантуй, 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабан туе көтелә, шулай ук Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә Сабантуй уздыру да планлаштырыла.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading