16+

«Ике бала белән кияүгә чыктым»

 “Сынаулардан соң җиңеллек килер”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Адәм баласы шул җиңеллеккә өметләнмәсә, авырлыкларны җиңә алыр идеме икән? Тәтеш районы Үтәмеш авылында бик үзенчәлекле, сынаулы да, бәхетле дә язмышка ия Алсу ханым Камалова яши.

«Ике бала белән кияүгә чыктым»

 “Сынаулардан соң җиңеллек килер”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Адәм баласы шул җиңеллеккә өметләнмәсә, авырлыкларны җиңә алыр идеме икән? Тәтеш районы Үтәмеш авылында бик үзенчәлекле, сынаулы да, бәхетле дә язмышка ия Алсу ханым Камалова яши.

Ире Рамил әфәнде белән алар 7 бала тәрбияли. Икесе дә мәктәптә хезмәт куя: берсе – пешекче, икенчесе – хуҗалык эшләре буенча мөдир.

...Алсу ханым үзе шәһәр кызы. Тольяттида туып-үскән ул. Анда 5нче сыйныфны тәмамлагач, Ульяновскига күченәләр. Язма героемның әти-әнисе язмышы да бик үзенчәлекле. Аңа өч ай булганда әти-әнисе аерылышкан. Әтисенә 21 яшь, әнисенә 18 яшь булган. Әнисе Үтәмеш авылыныкы, әтисе –  Тарханнан. Яшь әни Үтәмештәге йортка кайтасы килә, ир үз ягына. Ана кеше баланы ала да, әти-әнисе янына кайтып китә, ире исә үзең киттең дип, килеп алмый. Шул рәвешле гаилә таркала. Соңрак әтисен димләп, өйләндерәләр. Ул гаиләдә малай белән кыз туа. Ир кеше беренче гаиләсен оныта алмый, күрәсең. Биш ел узгач кабат Алсу ханымның әнисе белән кушылалар һәм кызлары Айсылу дөньяга килә. Безнең тормыш Санта-Барбара кебек, дип шаярта героем Алсу. 

Үз гаиләсен булдыргач та авырлыкларны шактый татырга утры килә аңа. 
– Беренче ике балам беренче иремнән. Миңа 21 яшь, аңа 32 иде. Йокларга ятты да, иртә белән уянмады. Олы улыма 3 яшь иде. Икенчесе 7 айлык килеш корсакта калды. Инфаркт, диделәр. Ике бала белән калдым, – дип искә төшерә Алсу ханым. 

Ирен югалту кайгысы, стресслар эзсез калмый, улы вакытыннан иртәрәк, 8 айда туа. Гадәттә табиблар 7 айдан тууны, 8 айдан дөньяга килүгә караганда, яхшырак, ди. Ник дигәндә, 8 айлык балаларның патологияләре күбрәк була. 
– Улым патология белән туды. Аның үңәче ашказанына тоташмаган иде. 2600 грамм иде туганда. Ашказаныннан кирәкмәгән әйберләр үпкәсенә киткән иде. Казанда хастаханәдә озак дәваландык. Хәзер инде улыма 21 яшь, Аллага шөкер, аның бар да яхшы, – ди күп балалы ана. 

Алсу ханымга ярдәмгә әнисе килә. Каенанасы иреннән бер ел алдан вафат булган була. 
– Берүзем бер йортта калдым, минем янга әни күченде. Мине әнинең классташының энесенә димләделәр. Ул өйләнеп, өч кенә ай торган да, аерылышканнар иде. Балалары буламаган.  2000 елларда бит ирләрнең күбесе аракы белән мавыкты. Ә Рамил эчми, тармый. Аның шундый өстенлекле яклары бар иде, – ди Алсу Камалова. 
Беренче ире вафат булып, ике ел узганнан соң тол хатын кабат гаилә кора. 

– Ике бала белән кияүгә чыктым. Ул балаларны Рамил үзенекеннән артык карап үстерде. Безнең арада нәрсә булса да, талашсак та, кыен вакытлар, акчасыз чаклар булса да, аларга тел-теш тидермәде. Ике улымны да иң башына күтәреп үстерде. Без бергә тора башлагач, Ульяновскига кунакка бардык. Ялгышмасам, Корбан ашы иде. Шуннан кайтканнан соң Рамил мәдрәсәгә укырга керергә ниятләде. Ике ел Буада мәдрәсәдә белем алды. Беренче елны корсаклы килеш, икенче елны ике айлык бала белән калдым, – ди Алсу. 
Рамил белән кушылганнан соң беренче булып уллары туа. Аннан кыз бала алып кайталар. 

– Кызым тугач әнинең апасы: “Бер кыз бер кыз инде ул. Син дә бит сеңлең белән икәү. Малайлар башка төрле туган була, кыз туган белән нәрсә дә сөйләшә аласың”, – дип мине “үгетләде”. Тагын бер бала табарга булдым. Шулай итеп Салават туды. Үземнең күп бала табып үстерү теләгем булгандыр. Теләк булмаса, хатын-кыз бала тапмый бит инде. Беренче иремнән беренче балам бер айлык вакытта үлде. Икенче тапкыр йөкле булгач, 6 айда “төште”. Балаларым исән-сау булып, таба алсам, Ходай күпме бирсә дә табармын дип үземә сүз бирдем. Ирем дә хуплады. Ул да күп балалы гаилә теләгәндер, – ди Алсу ханым. 
Инде балалары үсеп җиткән. Олы уллары Ильяска 24 яшь, хәрби хезмәттә булып кайткан. Быел үз гаиләсен корырга җыена. Бакырчы авылында фитнес-тренер булып эшли. Икенче уллары Инсаф – мал табибы һөнәрен үзләштерә, диплом алырга бер генә ел калган. 

– Инсафым кызлар кебек бөтен йомышымны да тыңлый. Савыт-сабаны юып куярсың әле, бәрәңге кырырсың әле, бәрәнне имезерсең әле... Берсеннән дә баш тартмый. Өченче улым Шамилгә 18 яшь тулды. Ул электрикка укый, хәрби хезмәткә барыр инде укып бетергәч. Өйдәге ир-ат эше аның җилкәсендә. Әле менә әтисе белән мунча төзеп яталар. Кызым Рәхимә 11 сыйныфка укырга керә быел. Ашарга пешерү, өй җыю кебек хатын-кыз эшләрен аңа тапшырдым. Икенче кызым Мәликә 5нче сыйныфны тәмамлады. Холкы буенча малайлар кебек, гел алар янына инде. Төпчегебез Йосыфка 8 яшь”, – дип шатланып сөйли балалары хакында ана кеше. 

Әлеге зур гаилә дәүләт программасы ярдәмендә зур өй салып чыккан. Атлар үстерә, сарыклар тота. Рамил әфәнде Үтәмеш авылында имам вазифасын да башкара. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бернәрсәне генә аңламадым- ире үлгәнда 21 яшь, улына 3 яшь булган. Аңынчы 2 баласын югалтырга өлгергән. 15- 16 да кияүгә чыккан буламы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иг,тибар бн укырга кирэк, узенен этсенэ 21, энисенэ18, балага 3 ай булган, аерыляшкан вакытларында

      Мөһим

      loading