16+

Ике бала әнисенә ярдәм кирәк!

Хәзерге вакытта Төркиядә, Антальяның Медикал Парк клиникасында даваланучы 38 яшьлек Энҗе Галиуллинага (Дәүләтшина)га ярдәм кирәк.

Ике бала әнисенә ярдәм кирәк!

Хәзерге вакытта Төркиядә, Антальяның Медикал Парк клиникасында даваланучы 38 яшьлек Энҗе Галиуллинага (Дәүләтшина)га ярдәм кирәк.

2020 елдан бирле Энҗе кан рагы белән көрәшә. Аңа көчле лимфобласт лейкозы диагнозы куелган, химия терапиясе, сөяк миен күчереп утырту таләп ителә.

2022 елда рецидив була, шуннан соң бик көчле химиотерапия курсы уза һәм Санкт-Петербург шәһәрендә сөяк миен күчереп утырту операциясенә әзерлек бара. Кызганычка каршы, химиотерапиянең соңгы курсы сизелерлек нәтиҗә бирми, һәм илебез табиблары мондый хәлләрдә дәвалану протоколлары һәм медикаментлар булмау аркасында берни дә эшли алмый. Дәвалауны Анталия шәһәрендәге Медикал Парк клиникасы докторлары дәвам итәргә килешә.

Клиниканың иң яхшы табиблары: профессор Бюлент Эсер һәм профессор Рахшан Йылдырым Энҗенең тормышы өчен көрәшә.

Дәвалау өчен кирәкле сумма 8 300 650 сум. Энҗенең якыннары барлык битараф булмаган татарстанлыларны әлеге сумманы җыюда ярдәм итүләрен сорый. Ил төкерсә, күл булыр, дигән бит борынгылар, хәтта 100сум да хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. 

Саклык Банкы Картасы: 4276 6200 4435 9309

Тинькофф Банкы картасы: 5536 9139 9710 8119

Чыганак: Аксубаево
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading