16+

Ике куянны берьюлы тотучылар

Татарстанның иң яхшы студент отрядлары билгеле булды

Ике куянны берьюлы тотучылар

Татарстанның иң яхшы студент отрядлары билгеле булды

23-25 ноябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядының 55 еллыгына багышланган слет узды. Биредә Республика студентлар хезмәт отрядының бер еллык эшенә нәтиҗә ясадылар.

2018 елда студентлар хезмәт отряды хәрәкәтендә Татарстаннан 10 363 студент катнашты. Алар җәйге яллары вакытында төзелеш, педагогия, авыл хуҗалыгы, сервис, медицина өлкәсендә, тимер юлларында проводник булып эшләде. Үзен күрсәткән иң яхшы отрядларга күчеп йөрүче студентлар хезмәт отряды байрагын тапшыралар. Бу – хезмәт отрядлары хәрәкәтенең иң зур бүләге. Аны яулау өчен, бөтен студентлар да ел әйләнәсе тир түгеп эшли.

Казан дәүләт архитектура төзелеш университетының «Казан» отряды «Иң яхшы төзелеш отряды» исемен алды. Шул ук уку йортының «Барс» отряды иң яхшы сервис отряды буларак билгеләнде. Казан дәүләт энергетика университетының «Дельта» отряды иң яхшы педагогия юнәлешендә эшләүче төркем дип куелды. Казан студентлар отряды штабының «Жара» төркеме – иң яхшы проводниклар отряды, Буа ветеринария техникумының «Ветеринар» отряды – иң яхшы авыл хуҗалыгы отряды, Казан дәүләт медицина университетының «9 жизней» отряды иң яхшы медицина отряды буларак билгеләнде.
Бер уку йортына берьюлы ике байрак сирәк бирелә. Бу юлы җиңүләр һәм уңышлар ягыннан Казан дәүләт архитектура төзелеш университеты башкалардан аерылып торды. Уку йортының «Казан» төзелеш отрядында эшләгән тырыш егет-кызлары турында бер язган идек инде. Быел алар Чиләбе өлкәсендәге Озерск ябык шәһәрендә «Мирный атом» проектында катнашты. Россия буенча яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткәннәре өчен, аларга икенче урын биргәннәр. Алтай өлкәсе беренчелекне алган.
 Университетның «Барс» сервис отряды әле яшь — 2015 елда гына формалашкан. Баштарак ул төзелеш отряды буларак эшләп киткән, бу аңлашыла да инде. Төзүчелеккә укыган егет-кызларның җәйге ялларын, биналар төзеп, кул шомартып үткәрәсе килә. Ләкин бу җаваплы эшкә күбрәк егетләрне алганнар. Соңрак «Барс» сервис хезмәте күрсәтүче төркемгә әйләнеп киткән.
– Университетта без барыбыз да төзүче һөнәрен үзләштерәбез. Шуңа күрә, сервис отрядына эләгү өчен, өстәмә белем алырга кирәк булды. Студентлар хезмәт отряды ярдәмендә без, 11 студент, ике-өч ай эчендә аш-су остасы һөнәрен үзләштердек. Укып бетергәч, сертификат тапшырдылар. Җәй көне Ялта шәһәрендәге «Интурист» дигән дүрт йолдызлы кунакханәгә эшкә җибәрделәр. Мин аш бүлмәсендә аш-су остасы идем. Кайнар ризыклар пешердем. Кемдер анда гади эшче булды, кемдер официант булып эшләде, – ди «Барс» студентлар сервис отряды комиссары Яна Азарченко.
Биредә тагын Россия буенча 26 хезмәт отряды эшләгән булган. Нәтиҗәдә эш күрсәткечләре, төрле чараларда актив катнашу буенча Казан студентлары алтынчы урынны алып кайткан. Яна сүзләренчә, бу бик яхшы күрсәткеч.

– Без бер көн эшләп, ике көн ял иттек. Смена дәвамында 12 сәгать эшләдек. Эше бик авыр иде, ләкин ял итәргә дә вакыт таптык. Кырымның төньяк яр буен тулысынча әйләнеп чыктык. Диңгез, саф һава, туристлар да һәрвакыт, кәефне күтәреп, эшкә дәрт биреп торды. Шуңа өстәп, без әле 35әр мең акча да эшләдек, – ди Яна.
«Барс» төркемен киләсе елга да «Интурист» кунакханәсенә эшкә чакырганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading