16+

Ике мәчет: борынгысын төзекләндерергәме? Шәле халкы өметләнә

Питрәч районы Шәле авылы халкы 1895 елда төзелгән борынгы мәчетне төзекләндерелүенә өмет итә. Хәзерге вакытта бина эшләми, ишегендә йозак тора.

Ике мәчет: борынгысын төзекләндерергәме? Шәле халкы өметләнә

Питрәч районы Шәле авылы халкы 1895 елда төзелгән борынгы мәчетне төзекләндерелүенә өмет итә. Хәзерге вакытта бина эшләми, ишегендә йозак тора.

Манарасының гына биеклеге 17 метр тәшкил итә, идән асты да бар. Совет хакимияте чорында монда Казан күн эшкәртү берләшмәсе эшләгән. 1989 елда мәчетнең түбәсен яңартканнар. Хәтта динсезлек чорында да манарасын кисмәгәннәр, саклап кала алганнар.

Җирле халык мәчетнең төзекләндереләчәгенә өметен югалтмый, чөнки аның тарихын өйрәнеп, ата-бабаларыбызның хәтерен саклап калып була. Күптән түгел генә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында шундый ук борынгы мәчетне яңартып ачтылар.

"Бу мәчет Питрәч районының гына түгел, бөтен Татарстанның горурлыгы булыр иде. Чыгымнар да күп таләп ителмидер, бәлки респуьликаның ярдәме кирәк булыр", - ди Шәле халкы.

Шунысы да бар: борынгы мәчет янәшәсендә үк яңасы да бар. Анысын 2007 елда ачканнар. Бер үк ноктада ике мәчет - мондый күренешләр тагын бармы икән? Искесен төзекләндергән хәлдә, яңасына йөрүчесе булырмы?

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Равил гайнетдингэ. Хэбэр итегез ул суттермибез узем булышам диде

    Мөһим

    loading