16+

"Ике милләт талашмаса иде дип күңелем борчыла"

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Татарстан җырчыларының Башкортстанда очрашкан каршылыкларны уңаеннан социаль челтәрдә үз фикерен җиткерде.

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Татарстан җырчыларының Башкортстанда очрашкан каршылыкларны уңаеннан социаль челтәрдә үз фикерен җиткерде.


"Дуслар, мин беркайчан да бәхәсләргә кысылмыйм, беркем белән дә талашмыйм, сәясәткә катнашмыйм! Мин - җырчы, минем бөтен уйларым һәм бар энергиям иҗатка юнәлгән!

Хейтерларыма, диван критикларыма җавап:
Сизгән булсагыз, мин беркайчан да махсус пиар алымнар кулланмыйм һәм "бу пиар ясап ята! " дип, берәүне дә гаепләмим! Куңелем борчыла ике милләт талашмаса иде дип! Андый мисаллар күп, Әзербайҗан белән Арменияне генә алыйк.

Әйтер сузем дә бар, беркемнән дә курыкмыйм, әмма, зинһар, минем сүзләремнән мәкер эзләп, комментарийларда сугыш оештырмавыгызны сорар идем! Әйе, мин мондый проблемаларны халыкка чыгармау яклы! Бу минем фикерем һәм мин үз фикеремдә калам, ләкин беркемгә дә аны көчләп такмыйм!

Нинди генә проблема булса да, үзара тыныч кына хәл ителсен, ике туган милләт бердәм булсын!", - дип мөрәҗәгать итте җырчы тамашачысына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading