16+

Ике пенсия кемгә тиеш?

Пенсиягә өстәмә буларак ЕДВ – бердәм түләүләр генә каралган. Ә федераль ташламага ия инвалидлар пенсиянең икесен дә алырга хокуклы.

Пенсиягә өстәмә буларак ЕДВ – бердәм түләүләр генә каралган. Ә федераль ташламага ия инвалидлар пенсиянең икесен дә алырга хокуклы.

Газетабызның 24 октябрь санында (№ 117 «Инвалидларга нинди ташламалар каралган?») инвалидларга булган ташламалар турында язган идек. Бу язмадан соң редакциябезгә шалтыратучылар шактый булды. Күбесе акчалата ярдәм белән кызыксына. Аеруча картлык буенча пенсиядә булган инвалидлар: «Ни өчен ике пенсияне дә алырга мөмкинлек бирелми?» – дип шалтыратты. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына һәм Татарстанның пенсия бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлатуынча, барлык инвалидлар ике төркемгә бүленә. Федераль ташламага ия кешеләр һәм төбәк ташламаларына ия инвалидлар. Кыскасы, соңгы категориягә керүче инвалидларга ике пенсиянең берсе генә түләнә. Әгәр дә инвалид картлык буенча пенсиягә чыккан икән, димәк, ул шул пенсияне генә алачак. Пенсиягә өстәмә буларак ЕДВ – бердәм түләүләр генә каралган. Ә федераль ташламага ия инвалидлар пенсиянең икесен дә алырга хокуклы.

Бу мәсьәләдә Татарстан пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, берьюлы ике пенсияне түбәндәге категория кешеләр алырга хокуклы: хәрби травма алган инвалидлар, 1995 елның 12 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Ветераннар турында»гы 5нче федераль законның 1нче пункты 1 маддәсе һәм «а», «ж», «и» пунктларында күрсәтелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, «Ленинград блокадасы» билгесе белән бүләкләнүчеләр, шулай ук хәрби хезмәт вакытында вафат булган яки хәрби травма аркасында үлгәннәрнең әти-әниләре хәрби хезмәт вакытында вафат булганнарның

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading