16+

Ике сөенеч бергә килсә...

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Гөлназ Хәсәнова республикада беренче баласы өчен федераль пособиегә ия булган 5555нче әни булган. Кичә ул авылда яшәүче яшь аналарга бер тапкыр бирелә торган республика түләвен дә алган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Гөлназ Хәсәнова республикада беренче баласы өчен федераль пособиегә ия булган 5555нче әни булган. Кичә ул авылда яшәүче яшь аналарга бер тапкыр бирелә торган республика түләвен дә алган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

– Без ирем белән бөтен түләүләр турында балабыз туганчы ук белә идек, чөнки алар хакында социаль учреждениедәге консультация вакытында сөйләделәр. Авылда яшәүче гаилә булгач, безгә 50 мең сум акча да тиешлеген беләбез. Моннан тыш, без беренче балага ай саен түләнә торган яңа түләүгә дә ия булдык. Аның күләме – 8490 сум, – дигән Гөлназ.

Гөлназ Хәсәновага – 19 яшь. Ул – студент. Булачак ире белән алар дуслары белән ял иткәндә танышкан. Быел өйләнешкән парның августта кызлары Арианна туган.
– Ирем автомеханик булып эшли. Хөкүмәтебез яшь гаиләләргә һәм ялгыз аналарга бик зур ярдәм күрсәтә. Әлегә без әти-әниләр белән яшибез. Киләчәктә «башка чыгарга» телибез. Бала акчаларын шул максатларда файдаланырбыз дип уйлыйбыз. Ирем белән икенче бала турында да планлаштырабыз. Киләчәктә ипотекага басарбыз дип ниятлибез, – дигән Гөлназ.

Әниләр көне алдыннан республиканың матди ярдәм үзәгендә бәхетле ананы Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәбрикләгән. Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта республикада авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, гаилә, әниләр һәм балаларга ярдәм күрсәтү, шулай ук гаилә белән бәйле социаль инфраструктураларны яхшыртыр өчен 38 программа эшли. Болар – яңа мәктәпләр төзү, балалар бакчалары һәм сырхауханәләрне төзекләндерү, социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният һәм спорт төзелеше.
Уртача кереме яшәү минимумыннан – 13 713 сумнан ким булганнар быелдан Путин түләүләренә дәгъва кыла ала. Әгәр өч кешелек гаиләнең кереме 41 мең сумнан кимрәк икән, алар беренче балалары туу буенча айлык түләүләр алырга хокуклы, – дигән министр.

Шулай ук Эльмира Зарипова Татарстан Президенты тарафыннан 25 яшькә кадәр – беренче, 29 яшькә кадәр өченче балаларын тапкан авылда яшәүче әниләргә түләнә торган түләүләр турында да искә төшергән. Беренче балага бер тапкыр бирелә торган ярдәм күләме – 50 мең сум, ә өченче балага – 100 мең сум. Министр белдерүенчә, гомумән алганда, гаиләләргә һәм балаларга ярдәмгә ел саен республика һәм федераль бюджеттан 6 млрд 600 млн сум акча бүленеп бирелә.
– Гөлназ һәм Руслан Хәсәновлар – яшь әти-әни. Гаилә башлыгы эшче һөнәрен үзләштергән, ә Гөлназ – студент. Бу түләүләр яшь гаилә өчен бик зур ярдәм, әлбәттә, – дигән министр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading