16+

Чикләү чараларының икенче этабы турында сорау әлегә ачык

Бүген журналистлар белән булган матбугат конференциясендә ТР Кулланучылар күзәтчелегенең җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, республика Министрлар Кабинетының коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең икенче этабы турындагы карары әзер түгел, дип җавап бирде.

Чикләү чараларының икенче этабы турында сорау әлегә ачык

Бүген журналистлар белән булган матбугат конференциясендә ТР Кулланучылар күзәтчелегенең җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, республика Министрлар Кабинетының коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең икенче этабы турындагы карары әзер түгел, дип җавап бирде.

Сүз, аерым алганда, 800 квадрат метрга кадәр мәйданлы балалар сәламәтләндерү учреждениеләре һәм сәүдә объектлары эшен ачу турында барды.

Әмма бу җомгада  ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан хөкүмәте чикләүләрнең икенче этабы бетерелүен фаразламый, чөнки бу хактагы карарлар конкрет билгеләнгән моментта түгел, ә вазгыять буенча кабул ителә.

Татарстанның 11 территориясендә коронавирус белән авырулар күрсәткече уртача республика күрсәткечләреннән артып китә.

Чагыштыру өчен: бер атна элек республикада мондый территорияләр 14 иде.
 Шундый районнар арасында - Әтнә, Чүпрәле, Апас, Питрәч, Арча, Тукай, Теләче, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре бар. Авдонина сүзләренчә, күрсәткечләр төрле факторларга: район яки шәһәр санына, миграция күрсәткечләренә, халыкның гамәлдәге таләпләрен үтәвенә бәйле. Ул шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзен изоляцияләү режимы саклануын искәртте.

- Тулаем алганда, коронавирус инфекциясе белән вазгыять тотрыклануга таба бара, - дип йомгаклады спикер.

Чаллыда яшәүчеләр вируслы пневмония таралу аркасында шәһәрдә махсус режим кертү кирәклеге турында борчыла башлаганнар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков исә күпсанлы авырулар турындагы имеш-мимешләрне кире какты.   

"Хәзерге вакытта стационарда яткан кайбер пациентларны бер төркемгә - респиратор авыруларга берләштерделәр. Һәм бу респиратор авырулары булганнар- якынча мең кеше, бирегә пневмония дә кушыла, алар үз чиратында бактерияле һәм вируслы чирләргә бүленә. Шулай ук бу авырулар исемлегенә кискен респиратор-вируслы инфекцияләр дә керә ", - дип аңлатты спикер.

Шулай ук Жаворонков үпкә ялкынсынулы хасталар күбәю аркасында махсус чаралар кертү мөмкин түгел, дип билгеләде.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading