16+

Икенче этапка күчәбез: кибетләр, лагерьлар, спорт мәйданчыклары ачыла

Карарның яңа редакциясендә шулай ук 29 июньнән 12 июльгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә яшәү (тору) урыны буенча үзизоляция режимын катгый үтәү турында турыдан-туры күрсәтмә дә бар.

Татарстан Республикасы хөкүмәте коронавирус таралуга бәйле рәвештә элек кертелгән кайбер чикләүләрне бетерә торган Карар чыгарды. Шулай итеп, Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә.

29 июньнән Татарстанда барлык балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Балалар лагерьларына эш башларга рөхсәт ителә. Мәйданы 800 кв. метрдан артмаган, аерым керү урыны һәм килүчеләр өчен уңайлы булган вак сату объектлары ачыла.

Моннан тыш, балаларны җәйге ял лагерьларына илтү өчен һәм туристларны йөртү өчен районара пассажирлар ташу гамәлгә керә. Туристик сәфәрләрне гамәлгә ашыру өчен гражданнарның үзләре белән раслаучы документлар, мәсәлән туристик юллама, булырга тиеш.

Карарның яңа редакциясендә шулай ук 29 июньнән 12 июльгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә яшәү (тору) урыны буенча үзизоляция режимын катгый үтәү турында турыдан-туры күрсәтмә дә бар.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading