16+

«Илһам ага Шакиров хәер-фатихасын бирде»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концерт тулы заллар, затлы, нәзакәтле тамашачылар белән узды.

«Илһам ага Шакиров хәер-фатихасын бирде»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концерт тулы заллар, затлы, нәзакәтле тамашачылар белән узды.

Әлеге гала-концерт башкаларыннан аерылып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Беренчедән, бу бәйрәм Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланса, икенчедән, Ваһапов фестиваленең 15 нче сезонын ачып җибәрү иде. Өченчедән, башка елларны әлеге концерт Зур концерт залында узса, быел ул тамашачысын филармония залына җыйды.  
   
Айдар Галимов, Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина, Ярамир Низаметдинов, Илһам Вәлиев, Артур Исламов, Айсылу Габдинова, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм башка җырчылар нигездә Рәшит Ваһапов репертурындагы җырларны башкарды. Шулай ук сәхнәдән кайчандыр Габдулла Рахимкулов, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырлаган җырлар да яңгырады. Моннан тыш, легендар татар җырчысының биографиясеннән дә кызыклы фактлар китерелгән иде. Аның тормыш һәм иҗат юлы белән яхшы таныш булмаган тамашачы концерттан бик күп мәгълүмат туплап киткәндер дип уйлыйм.

Концерт алдыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев тамашачыларны сәламләп:

– Чыннан да, татар халкы, Татарстан өчен Рәшит ага Ваһапов иң зур шәхесләрнең берсе. Андый шәхесләребез күп. Без алар белән һәрвакытта да горурланабыз. Җөмһүриятебездә дә, дөнья күләмендә дә алар турында сөйлибез, китаплар, җырлар язабыз. Шул ук вакытта шушы җырланган җырларны бүгенге буынга бирү өчен яшьләр арасында төрле форматта фестивальләр үткәреп, җыр-моңны буыннан-буынга тапшырабыз. Татарстанда, дөнья күләмендә Рәшит Ваһаповның җырлары ишетелсә, ул һәрвакытта да безнең күңелдә булачак. Бу “без татарлар” дип горурланып, алга таба планнар корырга мөмкинлек бирәчәк, – диде һәм Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тәбрик итү хатын укыды.

Традиция буенча, ел саен әлеге гала-концертта татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган мәшһүр җырчыларга милли иҗтимагый премиясе тапшырыла. Быел ул Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка бирелде.   

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттахов әйтүенчә, Рәшит Ваһаповның тууына 110 еллыгына багышланган 17 чара узачак. Казанда башланган җыр бәйрәме Түбән Новгородта төгәлләнәчәк.   
 
– Шушы бәйрәмне үткәрергә берничә көн кала мин Илһам ага Шакиров янында булдым. Бөек җырчы олы яшьтә инде, аның сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Мин аңа Рәшит Ваһаповның юбилее, бүгенге чаралар турында сөйләдем. Ул  кулымны тотып, башын иеп утырды. Моны мин бөек җырчының безгә хәер-фатихасын бирүе дип кабул иттем, – диде һәм шуннан соң Татарстан хөкүмәтенә, җитәкчеләргә, килгән тамашачыга рәхмәтен җиткерде.    

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading