16+

Илһам Шакировны манарага алып менгән идем

Казан киномеханиклар мәктәбен тәмамлап кайткач, 1957 елны Кузнечиха районының (хәзерге Әлки районы) мәдәният бүлегендә: «Әлегә механик урыны юк, авылда клуб мөдире булып эшләп торыгыз», – диделәр. Шул рәвешле клубка килеп кердем.

Илһам Шакировны манарага алып менгән идем

Казан киномеханиклар мәктәбен тәмамлап кайткач, 1957 елны Кузнечиха районының (хәзерге Әлки районы) мәдәният бүлегендә: «Әлегә механик урыны юк, авылда клуб мөдире булып эшләп торыгыз», – диделәр. Шул рәвешле клубка килеп кердем.

1960 елның җәендә, районнан сезнең авылга концерт белән Илһам Шакиров төркеме килә, каршы алып, концертны оештырыгыз, дигән күрсәтмә алдык. Төркемдә алты кеше. Аларны икегә бүлеп, бер өлешен – клубтан ерак булмаган алты почмаклы йортта кызы белән генә яшәүче Фәрхия апаларга, калган өчесен Борһан абыйлар гаиләсенә урнаштырдык. Совхоз аларга ризыклар яздырып бирде. Авылда өч мәчет бинасы бар иде. Манаралары киселгән. Аларның берсе – клуб, икенчесе мәктәп булып хезмәт итте. Манарасы киселмичә калган берсе ашлык склады ролен үтәде. Артистлар, ял итеп алганнан соң, авыл буасына су коенырга киттеләр. Ә Илһам миңа: «Әйдә, бераз урамнарыгызны әйләник әле», – диде. Манаралы мәчет янына килгәч тә, ул аны озак күзәтте, манараның биеклегенә дә сокланды. Мин аңа манарага менеп карарга тәкъдим иттем. Манараның биеклеге 40 метрдан артык. Аннан 7-8 чакрым ераклыкта Бизнә елгасы буйларындагы авыллар да күренә иде. Менде Илһам.
Концерт кичке сәгать сигезләрдә генә башланды. Өч сәгатьтән артык дәвам итте. Баянчы, биюче белән бергә нәфис сүз остасы, оригиналь жанр остасы Рәмзи Гарифуллин да килгән иде. Халык Илһамны бик яратып, сорап-сорап җырлатты. Икенче көнне артистларны күрше Татар Борнае авылына илтеп куйдык.
1963 елны эшемнән кыскартылгач, Казанга киттем. Анда да Илһам белән очрашкаладык. Ул үзен мәчет манарасына алып менгәнемне дә хәтерли иде. Берсендә филармониядәге концертына билет та биргән иде. Хатыным Хәсибә белән рәхәтләнеп, моңлы җырларын тыңлап кайткан идек. Безнең Илһам Шакировка ике тамчы су кебек охшаган бер туганыбыз да бар иде әле – Мингали. Урамда барганда, аны Илһам Шакиров дип белеп исәнләшүчеләр дә очрый иде.

Җырчы сандугачның арабыздан китүе – татар халкы өчен зур югалту. Илһам Шакиров белән хушлашу югары дәрәҗәдә үтте. Болай Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшевне генә озаткан булганнардыр. Аның исеме җырларда, мәңге онытылмас, яңгырар әле.

Сөйләман Шакиров, Казан

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading