16+

Илдар Әмиров: «Үзмәшгуль булып теркәлү тынычлап эшләргә ярдәм итә»

Үзмәшгуль Бернара белән Илдар Әмировлар үзләре ясаган конфетларны гына ашый. Конфеттан тыш, ирис, зефир, маршмеллоу, фадж да ясап саталар.

Илдар Әмиров: «Үзмәшгуль булып теркәлү тынычлап эшләргә ярдәм итә»

Үзмәшгуль Бернара белән Илдар Әмировлар үзләре ясаган конфетларны гына ашый. Конфеттан тыш, ирис, зефир, маршмеллоу, фадж да ясап саталар.

Бернинди ясалма буягычлар, консервантлар, ароматизаторлар кулланмыйлар. Шикәрне дә күп салмыйлар. Сыйфатлы табигый ингредиентлардан гына әзерләнә. Шуның белән алар файдалы да.

Кызларында аллергия була башлагач, баллы әйберләрне Әмировлар үзләре ясарга була. Илдарның әйтүенчә, бу эшне хатыны Бернара яратып башкара, ул исә аңа товарларын сатарга булыша.
– Башта үзебез өчен генә әзерли идек. Хәзер сату өчен дә ясыйбыз. Чынлап торып бу эшкә алынуыбызга дүрт кенә ай әле, – ди Илдар.
Үзмәшгуль булып теркәлүләренең сәбәбе – хоббины бизнеска әверелдерү, юридик затлар белән килешүләр төзеп эшләү. Әмма борчулары да юк түгел. Эш әлеге дә баягы өй кондитерларының үз продуктларына сертификат ала алмавы.
– Үзмәшгульләр өчен серификат алу мөмкин түгел... әлегә. Хәзерге санитария нормалары үзмәшгульлеләргә туры килми. Үзмәшгуль кондитерлар өчен таләпләрне федераль дәрәҗәдә законлаштырырга кирәк, диделәр. Алар өчен махсус таләпләр дә эшләнеп, федераль үзәккә җибәрелде. Әмма бу эш нишләптер бик озакка сузыла кебек. Безнең өчен нәрсәдер эшләделәр дә, юк та кебек. Сертификат алу мөмкинлеге булса, юридик затлар белән эшли алыр идек. Интернет-кибетләргә дә керә алыр идек дип уйлыйм. Үзмәшгуль булып теркәлү тынычлап эшләргә ярдәм итә. Беркем дә салым түләмисез дип әйтә алмый, – ди Илдар.
*
2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә – һөнәри керемгә салым режимы кертелде. Ул үзенә эшләүчеләргә керемнәрен легальләштерү мөмкинлеге бирә. Үзмәшгуль булу өчен, «Минем салым» кушымтасында бушлай теркәлергә була. Үзмәшгульлек турында аларга ярдәм итү үзәге сайтында (tvoedelo.pro) бөтен мәгълүмат та бар.

Үзмәшгуль булып монда теркәлергә мөмкин.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading