16+

Илдар Ямалиевның гаиләсенә кайгы килгән

Илдар татар эстрадасына 2009 елда ук килсә дә, сольный программасы белән тамашачы алдына быел гына чыкты. 12 концерт куйган гына иде, коронавирус килеп чыкты, дип үкенә үзе.

Илдар Ямалиевның гаиләсенә кайгы килгән

Илдар татар эстрадасына 2009 елда ук килсә дә, сольный программасы белән тамашачы алдына быел гына чыкты. 12 концерт куйган гына иде, коронавирус килеп чыкты, дип үкенә үзе.

Җырчы, алып баручы, юморист Илдар Ямалиевның бабасы үлгән. Узган ел аңа 90 яшь тулган булган.

- Кызганыч, арабыздан әтиемнең әтисе китеп барды. Бабай Азнакай районы Мәндәй авылыннан. Гомере буе колхозда шофер булып эшләде. Декабрьдә 90 яшен тутырган иде. Әби белән 5 бала тәрбияләп, 64 ел бергә гомер иттеләр. Бабай бөтен кеше өчен үрнәк иде, авылда үзен бик хөрмәт иттеләр. Мине бик күп эшкә өйрәтте, төпле киңәшләрен бирде, шуңа күрә аңа рәхмәтем чиксез. Соңгы арада хәле начарланып урын өстендә ятты, - дип сөйләде безгә Илдар Ямалиев.

Билгеле булганча, Илдар татар эстрадасына 2009 елда ук килсә дә, сольный программасы белән тамашачы алдына быел гына чыкты. "Март аенда Аллага тапшырып үземнең концертларны башлап җибәргән идем, барлыгы 12 концерт куярга өлгердем. Шушы вирус килеп чыкты. Хәерлегә булсын инде, исәнлек кирәк, бар да яхшы булыр, Алла боерса. Тиздән 3 яңа җырым чыгачак", - дип планнары белән уртаклашты Илдар.

Тирән кайгыңны уртаклашабыз, бабаңның рухы шат булсын, Илдар...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading