16+

Җилдерәчәкбез!

Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.

Җилдерәчәкбез!

Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.

Авылларның 20сендә юл төзү эшләре федераль бюджет хисабына башкарылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтүенчә, авыллар эчендә дә юлларны тәртипкә китерү буенча эш бара. Бу эшләр өчен акча муниципаль юл фондларыннан күчә. Быел ул 872 млн сумны тәшкил итә.

– Бу акчалар торак пунктлар эчендә якынча 150 км юлны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.

Быел фермер хуҗалыкларына илтә торган 27 юл төзү дә ниятләнелә. Юл төзү өчен 210 млн сум акча бүлеп бирелә. 2011 елдан бирле «Фермер хуҗалыкларына һәм терлекчелек комплексларына юллар кору» программасы буенча барлыгы 235,9 км озынлыкта 479 юл төзелгән. Бу эшләр өчен 2 632, 3 млн сум акча сарыф ителгән.

Артем Чукин республиканың бакчачылык ширкәтләренә илтә торган 26,3 км озынлыкта 19 юл төзеләчәген дә әйтте. Моңа 300 млн сум акча каралган. Былтыр исә 35 километрга якын 24 юл төзелгән.

Утырышта катнашучылар авыл җирлекләрен үстерү буенча программаларның сүлпән булуын билгеләп үтте. Авыл территорияләрен үстерү буенча башка критерийларны кертергә, бу мәсьәләне киңрәк куярга кирәк, диючеләр дә булды.

Комитет рәисе Таһир Һадиев, авылның көндәшлелек сәләте индексы ни дәрәҗәдә булуын ачыклау өчен, социаль тикшеренү үткәрергә кирәклеген белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading