Бу көннәрдә Саба районының Сатыш авылындагы фермада булырга туры килде. Шунда, очраклы гына дисәм дә була, бер абзый белән таныштым. Ул Юлбат авылының тарих укытучысы Илдар Сафин булып чыкты. Шул ферманың бер амбарында аның аты тора икән.
Скопировать ссылку

Ярышка әзерләнә торган татар аты булып чыкты Илдар абыйның аты. Буйга зур түгел, арыш төсендәге яллары... Бу – Чыңгызхан вакытларында булган чиста канлы Татар аты. Илдар абый аны өч ел элек Лениногорск якларыннан Фәрит Нәбиуллиннан алып кайткан.
Комментарийлар