16+

«Илфакның төп фаҗигасе – кеше эзләүдә иде»

Бүген "Татар-информ" агентлыгында Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабы дөнья күрү уңаеннан матбугат конференциясе булды. Әлеге китапта Илфакның 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган.

«Илфакның төп фаҗигасе – кеше эзләүдә иде»

Бүген "Татар-информ" агентлыгында Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабы дөнья күрү уңаеннан матбугат конференциясе булды. Әлеге китапта Илфакның 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган.

Китапның авторы, Илфак Шиһаповның соңгы эш урыны булган "Шәһри Казан"ның элеккеге, “Ватаным Татарстан” газетасының хәзерге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова:

– Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килде. Илфакның рухы шат булсын”, - диде.
Китап социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә кертелеп басылган. Аның үз укучысын табачагында шик юк. Китапта тормыштагы төрле мизгелләр турында гади тел белән язылган фәлсәфи язмалары, юмореска, сәхнә әсәрләре һәм шигырьләре  урын алган.

“Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, китапның тиражы 2200 данә. 1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратыла, 500 китап кибетләргә сатылуга куелган. Шушы 500 китапның сиксәне инде өч көн эчендә сатылган да. Китапның бәясе - 360 сум, ә электрон вариантын 180 сумга алырга мөмкин. Китапнның сатылуга чыга торган тиражы, әлбәттә, күп түгел, шунлыктан аны киләчәктә кабат бастырырга да мөмкиннәр.

Әлбәттә, күпләрдә китапның исеме сорау тудыргандыр. Моңа җавап итеп китап авторы Гөлнара Сабирова:

– Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Аның гомере кеше эзләп үтте. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде, аның кешесе гади кешеләр иде”, - диде.

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading