16+

Илфар Кәримов: «Болгар радиосы»нда – яңа проект»

2019 елдан «Болгар радиосы»нда яңа проект барлыкка киләчәк. Яңа елдан радио дулкыннарында аудиокитаплар яңгырый башлый. Бу хакта «Болгар радиосы» баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов сөйләде.

Илфар Кәримов: «Болгар радиосы»нда – яңа проект»

2019 елдан «Болгар радиосы»нда яңа проект барлыкка киләчәк. Яңа елдан радио дулкыннарында аудиокитаплар яңгырый башлый. Бу хакта «Болгар радиосы» баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов сөйләде.

«Болгар радиосы» Татарстан китап нәшрияты белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Аудиокитапларны радио эфирында урнаштыру тыңлаучыларга кызык булыр дип уйладык, чөнки бүгенге көндә күпләрнең кулга китап алып укырга вакыты юк. Аудиокитапларны һәр шимбә көнне 16:00 сәгатьтә «Болгар радиосы» дулкынында тыңларга мөмкин», – дип белдерде Илфар Кәримов.
Билгеле булганча, аудиокитап проектын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра. Татар халкының мәшһүр язучылары һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театрлары артистлары, радио һәм телевидение дикторлары тавышландыра.

Тatkniga.ru сайтына урнаштырылган әлеге әсәрләрне шушы сайтта тыңларга һәм күчереп алырга мөмкин. Бүгенге көндә биредә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Галәү, Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Разил Вәлиев, Мәҗит Гафури һәм башка авторларның әсәрләре, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте урын алган.

ТНВның пиар бүлеге

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшь язучыларныкы да булса... бик әйбәт булыр иде...

    Мөһим

    loading