16+

Илкүләм проектларга багышланган иң яхшы 100 фотодан күргәзмә оештырылган

Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе съездында республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларга багышланган фотобәйге эшләре тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе съездында республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларга багышланган фотобәйге эшләре тәкъдим ителде.

“Бердәм Россия” партиясе сәяси советы,  “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе, Цифрлаштыру һәм Икътисад министрлыклары оештырган әлеге фотобәйге 2019 елдан бирле уздырыла.  Күргәзмәдә иң яхшы йөз фото тәкъдим ителгән. Гыйнвар аенда аларга нәтиҗәләр ясалачак. 

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, быелгы бәйгегә республиканың барлык районнарыннан 2000нән артык эш килгән. Әлеге эшләр илкүләм проектлар ярдәмендә республика шәһәр-районнарында барлыкка килгән үзгәрешләр белән таныштыра, диде ул журналистларга. 

Татарстанның икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев быел унике илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 34 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте. 

- Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында халык белән элемтә булырга тиешлеген ассызыклап, илкүләм проектларга халыкны җәлеп итәргә һәм аларның үзләрендә дә кызыксындыру уятырга кирәклеген әйтте. Күргәзмәгә сайлап алынган иң яхшы эшләр дә халыкка илкүләм проектлар барышы турында мәгълүмат җиткерә, - диде ул. 

Өч ел дәвамында фотобәйгегә республиканың барлык районнарыннан 7000 эш кабул ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading