16+

Илнат Фәрхуллин: “Әни онкология белән авырганын абыйларга да әйтмәдем”

"Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт)...", - ди җырчы.

Илнат Фәрхуллин: “Әни онкология белән авырганын абыйларга да әйтмәдем”

"Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт)...", - ди җырчы.

Бу көннәрдә яшь җырчы Илнат Фәрхуллин “Әниемне үбәр идем...” дигән җырын тамашачыга җиткерде. Бүген исә социаль челтәрдәге аккуантында җырның язылу тарихы белән уртаклашты.

“Әнидә шикәр авыруы. Безнең туган көннәр әни белән бер көнне —10 сентябрь.

Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая... Туган көн көнне чәчкә букетлары алдым да, киттем кайтып Сабага туган көне белән котларга. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Ризилә Ханнановна, мең рәхмәт сезгә! Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар.

10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип  әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт).

Әнигә «доброкачественный» дим,  бер дә  куркыныч юк,алып аталар и “всё”!

Табиб миңа колакка гына “50 гә 50” дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да.

Зур рәхмәт табибларга: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән!

Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Тикшеренеп торабыз.

Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды. Көе студиядә.

Минем әни тиз җырлар ярата. Әни турында сагышлы җырлар күп, шуңа да кызу темпта булсын әле дидем.

Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!”, - дип язган Илнат. 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

#рубрика «Хэр жырнын уз тарихы бар» «Энкэемне убэр идем»❤️ Моннан ике ел элек, Эни Онкология белэн авырды.. Доресен монда язам!! Энидэ шикэр авыруы, безнен туган коннэр бер конне эни белэн 10 сентябрь. Туган конгэ бер атна кала шикэр кутэрелде Сабага больницага ятарга менде,хэле коннэн кон начарая.. туган кон конне чэчкэ букетлары алдым да киттем кайтып Сабага туган коне белэн котларга. Палатага кердем Эни узенэ охшамаган,букетны кулына тоттырдым да алып киттем Казанга, бик яхшы врач белэн танышкан идем Ризэлэ Ханнановна #менрэхмэт сезгэ ? ботен жирен тикшерделэр сэбэбен таба алмыйлар. 10 кон ятканнан сон минем уземэ генэ эйтте.. Онкология тугел микэн дип. Чаптык шунда хэм таптылар,Энигэ эйтмэдем.. иртэн чыгып китэм кич ойгэ кайтып жылыйм.. (эйе,егетлэр дэ елый, кайвакыт) Энигэ эйтэм: «доброкачественный» дим бер куркыныч юк,алып аталар и всё! Врач мина колакка эйтеп куйд «50 на 50» ди. Беренче вакыт бер кешегэ эйтмэдем,абыйларга да. Зур рэхмэт? Врачларга Фархад,Гульназ,Лэйсан (Отчестволарын язмыйм) Операция га 5 кон кала Эни белде хэм операция унышлы утте ? Тикшеренеп торабыз. Элеге жырнын сузлэре больница язылды ☺️ Музыкасы Студия да ? Минем эни тиз жырлар ярата,шунар курэ Эни турында сагышлы жырлар куп кызу темпта булсын эле дидем. Узегезне саклагыз ? Энкэйлэр янына кайтыгыз ❤️ СЕЗ НЭРСЭ ЭЙТЕРСЕЗ???ЖЫР БУЕНЧА.. Сезне яратып хэм хормэт белэн мин Ильнат Фархуллин?. . . . . #ilnatsmaile #ILNATfarkhullin #энкэемнеубэридем

Публикация от Ильнат Фархуллин (@ilnatfarkhullin)

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading