16+

Илназ Баһ: «Өченчегә малай буласын белгәч, Гүзәл елап җибәрде»

- Ир-атның бәхете хәерле хатыннан дигән гыйбәрә бар. Килешәсезме?

Илназ Баһ: «Өченчегә малай буласын белгәч, Гүзәл елап җибәрде»

- Ир-атның бәхете хәерле хатыннан дигән гыйбәрә бар. Килешәсезме?

- Əлбәттә. Хатын-кызның да бәхете хәерле иреннән дип әйтер идем. Гүзәл белән 10 ел шөкер итеп бергә яшибез. Шушы дәвер эчендә бер-беребебездә нәфрәт уятырлык авыр сүз әйтешкәнебез булмады.

- Гүзәлнең күңелен ничек күрәсез?

- Бер генә бала булганда игътибар күбрәк иде. Алдан план да кора идем, кибеттә дә әйбер карап йөри идем... Хәзер андый мөмкинлек юк, дөресерәге - вакыт юк. Иң мөһиме - игътибар һәм балаларның исән-сау булуы.

- Малайларыгыз холыклары белән кемгә охшаган?

- Алар өчесе өч төрле! Өлкәне җитди хәзер, мәктәп укучысы бит! Энеләрен караша, алар өчен җаваплы... Ə менә кечкенәсе - иң йомшагы. Анысы кыз булып туасы булгандыр. Аны кыз булыр дип көттек тә. Аеруча әнисе. УЗИда малай була дигәч, ул елап җибәрде... Чын күңеле белән кыз булыр дип йөргән ул.

“Бер бала – юк бала”, - дип юкка гына әйтмиләр икән. Берәү генә булганда, аның бернинди мәшәкате дә юк: ул тыныч, берүзе иркенләп уйный, эшең булса сиңа комаучаламый да. Ә өч малайны бер фатирда күз алдына китереп карагыз әле?! Анда сугыш, анда конкуренция! Бер үк уенчык берьюлы өчесенә дә кирәк, аннары карыйсың – уенчык идәндә ята, берсенә дә кирәк түгел. Әйбер алам дисәң, берсенә генә алып кара?! Өчесенә дә бертөрле кирәк.

Артык очындырмаска тырышабыз. Әмма әйбер юк заманда яшәмәгәч, кеше баласыннан ким-хур булмасын дип, сораган әйберләрен алырга тырышабыз. Әмма барыбер тәртипләренә басым ясарга тырышабыз: “Өйне җыештырсаң, алырбыз”, “Мәктәптә билгеләрең яхшы булса, барырбыз”, - дигән кебегрәк. Әле бит аларның уенчыклары үземә дә кызык! Без үскәндә андый йөри торган машиналар, оча торган вертолетлар булмагач, сатып алгач башта үзем иркенләп уйныйм (көлә).

- Балаларыма тиешле тәрбия бирә алмам дигән курку хисе бармы?

- Әти булганчы ук бу сорау мине борчый иде, әле дә хафаландыра. Дөресен генә әйткәндә, куркып яшим. Бер мин генә түгел, бөтен кеше дә шулайдыр ул. Бүген балалар безгә караганда да акыллырак булып туа.  Заман да үз таләпләрен куеп тора. Үзебез дә балалар белән бергә тәрбияләнәбез.

Сүз дә юк, улларыма ирләр тәрбиясе бирү өчен бар көчемне дә куям. Малайлар белән “перәнник ысулы” гына кулланып булмый. Бик азынып китсәләр, кирәкләрен бирәм. Почмакның һәм каешның кайда икәнен алар яхшы белә.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X