16+

Җилне дә эшкә җигәрбез: Татарстанда җил белән эшли торган электр станцияләре төзергә җыеналар

Татарстанда 2024 елда җил куәтеннән эшли торган кечкенә электр станцияләре төзү ниятләнелә.

Татарстанда 2024 елда җил куәтеннән эшли торган кечкенә электр станцияләре төзү ниятләнелә.

– Балык Бистәсе, Спас һәм Кама Тамагы районнарында җил куәтен хисаплау тәҗрибәләре үткәрелә. Безнең республикада җил куәтеннән электр энергиясе җитештерә торган «ветропарк» төзү шартлары бар, – диде сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов «Татар-информ» мәгъ­лүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Казан Экспо» ­халыкара күргәзмәләр үзәгендә 10-12 апрель­ләрдә энергия чыганаклары нә­тиҗәлелеге буенча халыкара форум була. Татарстанда әлеге чара инде 19нчы мәртәбә үткәрелә. Монысында 175 предприятие катнаша. Шулай ук Беларуссия, Германия, Төркия, Иран, Италия һәм АКШ компанияләре килергә ышандырган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцинның да форумда катнашуы көтелә.

Халыкара форум кысаларында, Татарстан хөкүмәте утырышы була. Анда «Энергиягә сакчыллык һәм энергия нәтиҗәлелеген яхшырту» буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе карала, киләчәккә максатлар билгеләнә.

«Энергетика.Чыганакларга сакчыллык» халыкара күргәзмәсе эшли. Россиянең, шул исәптән Татарстанның һәм чит илләрнең 130 компаниясе үзенең технологияләрен күрсәтә. «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Рим Галиәхмәтов сүзләренә караганда, республика предприятиеләренең дә энергиягә сакчыллык буенча дөньяга күрсәтерлек технологияләре һәм тәҗрибәсе бар. Беренче мәртәбә күргәзмәгә газ-мотор ягулыгында эшли торган машиналар да куела. «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Бронислав Кузнецов әйткәнчә, «Сетевая компания» икътисадны цифрлаштыру темасына түгәрәк өстәл үткәрә. Казан энергетика университеты галимнәре үзләренең фәнни-техник ачышлары һәм эзләнүләре белән таныштыра.
Форумда хезмәттәшлек килешүләре кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading