16+

«Җиңүләребез турында гына сөйләсәк, без «текә» булабыз»

Республиканың иң яшь – Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы елга йомгак ясады.

«Җиңүләребез турында гына сөйләсәк, без «текә» булабыз»

Республиканың иң яшь – Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы елга йомгак ясады.

Министрлыкның беренче коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев һәм башка рәсми затлар катнашты. Әлеге чара күптән түгел генә төзекләндерелгән, заманчалаштырылган “Мәскәү” мәдәни һәм спорт үзәгендә узды. Чыгыш ясаучыларның ара-тирә булса да татар теленә күчүләре күңелгә аеруча хуш килде.  
 
Министр хезмәт хакын арттыруны сорады

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгышында билгеләп узганча, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык мәгълүматлары буенча, Татарстан – яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда Россиякүләм рейтингта лидер. 2018 елда яшьләр аеруча активлык күрсәткән. Грантлар күләме дә арткан. Татарстанның яшьләр проектлары федераль конкурсларда 195 млн сумнан артыграк акча алган. Аеруча “Росмолодежи” конкурсы зур әһәмияткә ия булган. Татарстаннан берничә кеше авторлык проектларын гамәлгә ашыру өчен 20 млн сумнан күбрәк акча алу бәхетенә ирешкән. Министр үз чыгышында Татарстанның яшьләр сәясәте быел 25 еллыгын каршылавын да ассызыклады.
Шулай ук Дамир Фәттахов “Цифрлы министрлык” проектын гамәлгә ашырырга планлаштырулары турында да белдерде.

Дәүләт яшьләр сәясәте тармагын цифрлаштыру тармак белән нәтиҗәле идарә итүдә перспективалы коралларның берсе буларак карала. Проект тармактагы эш тормышы турында оператив төстә мәгълүмат алып эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, – диде министр.   

Министр Дамир Фәттахов әлеге вакытта тармакта уртача хезмәт хакы 21 мең сумны тәшкил итүен әйтте.

Теге яки бу объект ничек кенә заманча булмасын, кешеләр һәрвакыт төп фактор булып тора. Республиканың яшьләр сәясәте тармагында бүген 3 меңнән артык кеше эшли. Тармакта эшләүче белгечләр заманча трендлар нигезендә эшен үзгәртергә, яңартырга тиеш. Моның өчен без яшьләр сәясәтенең корпоратив университетын башлап җибәрәбез, – диде министр.
Шулар белән беррәттән, Дамир Фәттахов, лаеклы хезмәт шартлары булмыйча торып, тармакның югары квалификацияле кадрларга дәгъвә итә алмавына басым ясады.

Бүген социаль өлкәдә уртача хезмәт хакы 31 мең сумнан күбрәк булганда, тармакта уртача хезмәт хакы 21 мең сумны тәшкил итә. Бу белгечләрнең эш хакын арттыру Россия Президентының "Май" указына кертелмәгәнлеге белән бәйле. Һәм соңгы 5 елда аларның хезмәт хакы индексацияләнмәде, – диде ул.

Шуннан соң  Дамир Фәттахов республика Президенты Рөстәм Миңнехановтан тармакта уртача хезмәт хакын арттыруны сорады.

Соңрак үзенең чыгышында бу мәсьәләгә Рөстәм Миңнеханов та әйләнеп кайтып, яшьләр сәясәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга вәгъдә бирде.
Яшьләр сәясәтендә белгечләр категориясе Россия Президенты указына кермәде. Эш хакын бераз күтәргән идек, ләкин аннан соң индексацияләнмәде. Мин бу мәсьәлә буенча Финанс министрлыгына йөкләмә бирдем. Мондый хәл булырга тиеш түгел, чөнки без урыннарда эшли торган кешеләргә таянабыз, – диде Президент.

Аның әлеге хәбәре залда алкышлар белән кабул ителде.

“Матур мисаллар күп, тик системалы эш юк”

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында министрлык оештырып дөрес карар кабул ителгәнен билгеләп узды.
Мәсьәлә яшьләрдә түгел, ә хөкүмәттә. Димәк, без – югары уку йортлары, предприятиеләр, муниципалитетлар – нәрсәнедер эшләп җиткермибез. Министр муниципалитетларда бу мәсьәләдә эшләүче кеше йә бөтенләй юк, яки ике эшне бергә алып бара, диде. Ә яшьләр китә дә, кире кайтмый диләр. Алар белән эшләүче булмаган, перспективалар буенча аңлатулар алып барылмаган. Муниципалитетлар дәрәҗәсендә мондый структуралар юк икән, бу территорияләрдә ниндидер нәтиҗәләр көтү мәгънәсез булыр иде.

Аңа да карамастан, Президент республикада 40 программа (быел тагын 2 программа өстәлгән) эшләвен билгеләп китте. Һәр район, авылда ни дә булса эшләнелә, ләкин карьера баскычы буйлап күтәрелүдә, бизнес белән шөгыльләнүдә перспективалар юк икән, яшьләрнең читкә китәчәген әйтте.

Хәзер яшьләр болай, тегеләй диләр. Яшь чагында безгә дә шулай дип әйтәләр иде. Шулай булгач, борчылмагыз, бу гадәти күренеш. Бездән соң да шулай әйтәчәкләр, – диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.  
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов министр Дамир Фәттаховка мөрәҗәгать итеп, киләсе коллегияләрдә уңышларны гына түгел, ә күбрәк проблемаларны да күрсәтергә кирәклеген әйтте. Президент кисәтүеннән аңлашылганча, киләчәктә без начар эшләүче югары уку йортлары, районнар рейтингын да ишетергә мөмкинбез.

Әгәр гел җиңүләребез турында гына сөйләсәк, без һәрвакыт “текә” булабыз. Минем уйлавымча, без эшлисе эшләр бик күп әле. Матур мисаллар күп, тик системалы эш юк, – диде Президент.          
Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләр министрлыгында системаның цифлаштырылган булырга тиешлеген дә әйтте.

Яшьләрнең бөтенесе бүген “цифра”да. Сез үрнәк булырга, моны тормышка ашырырга тиешсез. Тармакның цифрлаштырылуы, беренче чиратта, сездә булырга тиеш, – диде Президент.

            
Фото: president.tatar.ru

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading