16+

ИлСаф: «Читтән мәхәббәт эзләүне кирәк дип санамыйм»

Быел ИлСаф дәү әти булды. Япь-яшь күренгән җырчыга карап, аның оныгы бар дип, күз алдына да китерү кыен. Шунысы кызык: җырчының кече улы Аязга да нибары өч кенә яшь. Кыскасы, ИлСаф – яшь әти һәм яшь дәү әти.

ИлСаф: «Читтән мәхәббәт эзләүне кирәк дип санамыйм»

Быел ИлСаф дәү әти булды. Япь-яшь күренгән җырчыга карап, аның оныгы бар дип, күз алдына да китерү кыен. Шунысы кызык: җырчының кече улы Аязга да нибары өч кенә яшь. Кыскасы, ИлСаф – яшь әти һәм яшь дәү әти.

- ИлСаф әфәнде, хәлләрегез ничек?
- Исәнмесез! Бар да бер көе генә. Урал Рашитов иҗат иткән “Такыялар үрдем гөлләрдән” җырына клип төшереп йөрибез. 7 гыйнварда Казанда концертым булачак, әкеренләп аңа да әзерләнәм. “Син сөюгә нокта куйма” программасын башкаларга караганда үзенчәлекле һәм тагы да эчтәлеклерәк итәргә исәп.

- Димәк, сөюгә нокта куймыйсыз, алга таба да яратып, яратылып яшяшәргә уйлыйсыз?
- Әлбәттә! Монда бит хатын-кызга булган мәхәббәт турында гына сүз бармый. Туган илебезне дә нык яратам, табигатебезне дә...

- Ә менә 50 яшькә җиткәндә, ир-ат хатын-кызларга тагы да күбрәк гашыйк була башлый, диләр... Сезнең белән мондый хәлләр булгалыймы?
- Мин бит инде 35 яшемдә үк күп гашыйк булып, ялгыш адымнар ясадым. Читтән мәхәббәт эзләүне бер дә кирәк дип санамыйм.  Бу тормышта иң дөресе: бер хатын, бер гаилә һәм балалар. Шуның янына җан тынычлыгы да булса, син – иң бәхетлесе! Ә читтә, кайдадыр тагы үз бәхетеңе эзләү – ул чир.

- Ә бит хыянәт итүче ир-атлар күп. Андыйларга нинди киңәш бирерсез?
- Башта аның дөрес булмаган һәм рәхәт әйбер түгеллеген аңласыннар иде. Ничек кенә булса да, гаиләне саклап калу турында уйларга кирәк. Үз тормышыңны үз теләгең белән куркынычлык астына кую ахмаклык. Моның нәтиҗәсендә җан тынычылыгы югала. Шуннан син ничек бәхетле буласың инде?!
Бүген гаиләм бар, ике улыбыз – Җәмил һәм Аяз үсеп килә. Гаиләмне бик яратам. Һәм, һәрвакыт, Аллага рәхмәтләремне укыйм. Бу тормышта андый зур ялгышулар булмасын иде. Барыбыз да исән-сау булып, бер-беребезнең кадерен белеп яшик.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading