16+

Илшат Вакказов ни өчен эстрада артистларына шаккаткан?

1 август көнне Сабада гадәти булмаган футбол турниры узды. Аның төп оештыручысы – танылган алып баручы Илшат Вакказов. 

Илшат Вакказов ни өчен эстрада артистларына шаккаткан?

1 август көнне Сабада гадәти булмаган футбол турниры узды. Аның төп оештыручысы – танылган алып баручы Илшат Вакказов. 

“Икенче ел рәттән туган көнемдә футбол турниры оештырдык, Аллага шөкер. Быел безне туган ягым Саба каршы алды. Чиксез шатмын бу вакыйгаларга. Бәйрәмнең иганәчеләренә аерым зур рәхмәт”, - ди Илшат Вакказов.

Футбол нәтиҗәләре мондый:  
1 урын - "Саба муниципиаль район администрациясе"
2 урын - "Теләче егетләре"
3 урын - "Саба яшьләре"
4 урын - "Артистлар"

Ә инде туган көн грандиоз концерт белән тәмамланган. Саба яр буенда узган концертта Ришат Фазлыйәхмәтов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Азат Фазлыев, Сөмбел Билалова, Гүзәлия, Винарис, Илназ Гарипов һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаган.

“Татар эстрадасында акчага бәйле булмаган артистлар да бар икән дип шаккаттым. Сүземне тыңлап кайттылар, җырладылар, футбол уйнадылар. Аларга рәхмәтләрем чиксез”, - ди Илшат.

Ул шулай ук Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка, район администрациясендә эшләүче хезмәткәрләргә дә рәхмәтен җиткерде. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading