16+

Илсур Метшин: «Бүген мин мэр, ә иртәгә юк»

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, 2019 елга йомгак ясады.

Илсур Метшин: «Бүген мин мэр, ә иртәгә юк»

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, 2019 елга йомгак ясады.

Әңгәмә барышында Казан тормышына кагылышлы күп мәсьәләләр күтәрелде. Мәсәлән, Осиново бистәсе янында көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы төзү турындагы план-ниятләр казанлыларда шик-шөбхә тудыра.

- Узган атнада активистлар белән очраштык, аларның борчуларын аңлыйм,-диде мэр Илсур Метшин. - Бүген мин мэр, ә иртәгә юк. Ләкин, мин Казан кешесе булып калам. Чүп эшкәртү заводларында булдым. Үз күзләрем белән күрмәсәм мине инандыру авыр булыр иде. Финляндиядә, Голландиядә мондый заводлар мәктәпләрдән, торак зоналардан 100 метр янәшәдә урнашкан, бу-норма. Безгә чүпләрне төрләренә аерып җыюга да гадәтләнергә кирәк. Киләсе елда Казанда пластик шешәләрне кабул итә торган фондоматлар барлыкка киләчәк.
Осиново бистәсендә үземнең йорт кишәрлегендә үземнең акчага даими эшли торган лаборотория урнаштырырга телим. Аның экраны урамга карап торыр, аннан һәр кеше көндәлек режимда һава чисталыгын күрә алачак.

Казанда киләсе елда “Новая волна” фестивале оештырыла. Мэр сүзләренә караганда, әлеге мәдәни чара өчен “Татнефть Арена” спорт сарае фаразланыла.

М-7 “Волга” федераль автотрассасы янында православие һәм мөселман зиратлары төзелә, аларның мәйданнары шактый зур. “Крематорий төзү мәсьәләсе “Ритуал” муниципаль унитар предприятиесе белән республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан өйрәнелә”,-диде мэр Илсур Метшин.

Дәрвишләр бистәсендәге җәмәгать мунчасы бинасы нык искергән, аны капиталь төзекләндерү инде мөмкин дә булмаган. Дәрвишләр бистәсе халкы үтенечен исәпкә алып, биредә яңа җәмәгать мунчасы төзеләчәк.
Мэр Илсур Метшин фикеренчә, республиканың ЮХИДИ идарәсендә профессионаллар эшли. Хөкүмәтнең хәрәкәт иминлеге буенча утырышында Казанда статистика 2018 елгыдан яхшырак. Юл читендәге рәшәткәләргә килгәндә, алар законга һәм стандартларга нигезләнеп урнаштырыла.

Казанда тормыш дәрәҗәсе һәм хезмәт хаклары Самарадан яки Түбән Новгородтан югарырак булуы ничек аңлатыла? Әлеге сорауга Илсур Метшин:”Без үзебезгә-үзебез югары бәяләмәләр бирү белән шөгыльләнмибез. Бәяләмәне мөхтәррәм җәмәгатьчелек бирә. Мәскәүдә “Тормыш дәрәҗәсе буенча иң яхшы шәһәр” исеме алдык. Ләкин, чишелмәгән мәсьәләләр чишелгәннәрдән күбрәк әле”,-дип җавап кайтарды.

Яңа Савин районында Гаврилов урамы янында яңа микрорайон барлыкка киләчәк.

- Аның зур өлешен балалар бакчалары, мәктәпләр алып торачак, Казансу буе төзекләндерелә. Без гел “Салават күпере”нә күченә алмыйбыз. Шәһәрнең эчке территориясе дә Генераль план нигезендә үстерелә”, - диде мэр Илсур Метшин.

Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек очракларына карата әйткәндә, Казан мэры ата-аналарны, укытучыларны, хокук саклау органнарын һәм җәмәгатьчелекне үсмерләр җинаятьчелегенә каршы бердәм көрәшергә чакырды.

Татарстанда 2020 елда ТАССРга-100 ел һәм Җиңүгә-75 ел тулу вакыйгаларына зур игътибар бирелде.

- Казан Хезмәт даны исеменә чын мәгънәсендә лаек. Безнең тыл хезмәтчәннәре Җиңү өчен фидакарь хезмәт куйды. Җиңүнең 75 еллыгына Казанга әлеге исемне сорап гариза бирдек. Моңа ирешербез, дип өметләнәм,-диде мэр Илсур Метшин.

Хәтерлисездер, Башкортстан Президенты Радий Хәбиров үзләрендәге киңәшмәдә Уфа мэрына шәһәрне Яңа елга бизәүдә Казанны куп торарга чакырган иде. Форсаттан файдаланып, “Уфа шәһәрне бизәүдә Казан дәрәҗәсенә ирештеме?”-дип сорадым.

- Башкортстан-тугандаш республика, Уфа үсә икән, без моңа шат кына,-дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин. - Гомумән, без күршеләребезнең барысының да социаль-икътисади үсешенә шат.

Сүзен йомгаклап, Казан мэры Илсур Метшин: ”Үз эшемне яратам, ул күп төрле эшчәнлек юнәлешләреннән гыйбарәт: яңа проектлар, кешеләр. Хезмәттәшләр. Бу миңа ошый. Парклар һәм скверлар ясала-Аккош күле, Әмәт урманы төзекләндерелде. Шушы әйберләрнең яңарышы күп кешеләргә кагыла, бу-энергия бирә, тагын да эшлисе килә башлый. Мин шәһәр һәм казанлылар өчен эшлим. Казанны иң имин, чиста, уңайлы һәм шәфкатьле шәһәргә әверелдерергә телим”, - диде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading