16+

Илсур Метшин гаиләсе приюттан эт алырга җыена

Нәтиҗәсе булсын өчен хуҗасыз этләрне барысын да берьюлы стерильләштерергә кирәк. Әйтик, академиядә этләрне дәресләр вакытында бушка стерильләштерү мөмкинлеге бар. Бу эшне студентлар эшләячәк дип борчылырга кирәкми, операцияне укытучылар үткәрәчәк. Бу да шәһәр хуҗалыгына күпмедер ярдәм булып торачак. Шулай ук академия территориясендә зооүзәк тә ачылыр дип көтелә.

Илсур Метшин гаиләсе приюттан эт алырга җыена

Нәтиҗәсе булсын өчен хуҗасыз этләрне барысын да берьюлы стерильләштерергә кирәк. Әйтик, академиядә этләрне дәресләр вакытында бушка стерильләштерү мөмкинлеге бар. Бу эшне студентлар эшләячәк дип борчылырга кирәкми, операцияне укытучылар үткәрәчәк. Бу да шәһәр хуҗалыгына күпмедер ярдәм булып торачак. Шулай ук академия территориясендә зооүзәк тә ачылыр дип көтелә.

Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган түгәрәк өстәлдә шәһәр администрациясе вәкилләре, зооактивистлар, приют җитәкчеләре, хәйрия фондлары директорлары, кинологлар һәм волонтерлар хуҗасыз этләр проблемасын хәл итү юллары турында сөйләште.

Ташландык этләр мәсьәләсе бүген аеруча актуаль. Этләрнең кешеләргә ташлануы, йорт хайваннарын буып ташлаулары турындагы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Кешеләрне тешләү очраклары да арткан. Узган ел шундый 1636 очрак теркәлсә, быелның ярты елында гына да 1152 кешене этләр тешләве билгеле. Әле ел тәмамланмаган, алга таба бу саннар артырга да мөмкин. Шуңа да тизрәк бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.  

2018 елда кабул ителгән “Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында”гы закон нигезендә караучысыз этләрне тоталар, приютка алып кайтып стерильләштерәләр һәм вакцина кадыйлар, аннары кабат элеккеге урынына кайтаралар. Агрессив этләрне приютта калдыралар. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп узганча, бу законны камилләштерергә кирәк, чөнки аны үтәүдә шактый проблемалар туа. Этләрне кабат тотылган урынга кайтаруны күпчелек халык тискәре кабул итә икән. Аларча, бу этләр кешеләр өчен барыбер куркыныч булып кала бирә. Бүлеп бирелгән акчалар законда каралган таләпләрне тулысынча үтәргә мөмкинлек бирми. Приют хуҗасына, килешү вакыты төгәлләнгәннән соң, агрессив этләр белән нәрсә эшләргә кирәклеге дә билгеләнмәгән. Акча аз булу аркасында ул приютларга вакцинация һәм стерилизация өчен генә бирелә, ә дәвалау өчен юк.          

Казан шәһәре думасы депутаты Лилия Бакулина фикеренчә, ташландык этләрнең күбәюе халыкның ваемсызлыгы аркасында да.
– Этләрне тоту кагыйдәләрен белмәүдәндер бу. Аны сатып алганда, имтихан бирдертергә кирәк, – ди ул.  

Аның сүзен «Подарок судьбы» фонды директоры Наталья Чаплин да җөпләде. Наталья Мәскәүдә яши һәм аларның фонды хуҗасыз этләр белән күргәзмәләр оештыра.
– Эш тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, этләрне сатып алып, аларны ничек дөрес асрарга кирәклеген дә белмәүчеләр бар. Этне атнага бер тапкыр гына урамга алып чыгалар. Эт өйдә йомышын үти дип зарландылар. Бактың исә алар аны айга бер тапкыр гына урамда йөртә икән, – ди ул.    

Наталья сүзләренчә, приютта аксак-туксак, авыру этләр генә яши дип уйлыйлар. Анда нәселле матур этләр дә бар. Халык шуларга кызыгып та приюттан өйләренә эт алып кайтып китә икән.  
– Мондый эшкә билгеле шәхесләрнең катнашуы да кирәк. Алар приюттан эт алып, халыкка үрнәк күрсәтер иде. Җырчылар Ёлка белән Сергей Лазарев та шул рәвешле этле булдылар, – ди спикер.

Сүз уңаеннан: июль аенда Казанда беренче тапкыр “Яңа дус тап” дигән акция узган иде. Приюттагы унике этнең сигезенә хуҗалар табылган. Киләсе акциядә Илсур Метшин үзләренә шуннан бер эт алачакларын әйтте.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов хуҗасыз этләр белән көрәшкәндә иң беренче чиратта аларның төгәл исәбен белергә кирәк дигән фикердә.
– Этләрне исәпләүнең үз математик моделе бар. Аларның саны  шәһәрнең размеры, анда күпме халык яшәве белән түгел, ә азык табу урыны белән билгеләнелә. Чүп контейнерларын вакытында чыгарып тору хуҗасыз этләрнең санын киметә, әмма шунысы да бар, аларның 80 процентын халык үзе ашатып тора, – ди ул.  
Урам этләреннән котылуның бер юлы турында да ассызыклап үтте. Теләгән кеше этне ала һәм опека килешүе нигезендә аны асрый. Этне ашатуны шәһәр үз өстенә ала. Приют тотуга караганда, арзанракка чыга, диде ул. Әмма мэр, бу эшкә артык акчалар юк, диде.

Очрашуда тагын бер тәкъдим яңгырады – нәтиҗәсе булсын өчен хуҗасыз этләрне барысын да берьюлы стерильләштерергә кирәк. Әйтик, академиядә этләрне дәресләр вакытында бушка стерильләштерү мөмкинлеге бар. Бу эшне студентлар эшләячәк дип борчылырга кирәкми, операцияне укытучылар үткәрәчәк. Бу да шәһәр хуҗалыгына күпмедер ярдәм булып торачак. Шулай ук академия территориясендә зооүзәк тә ачылыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading