16+

Илсур Метшин: «Горький Шоссесы дублер юлы шәһәргә керүне җиңеләйтәчәк»

Казанда Горький Шоссесының дублер юлын Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге М7 «Идел» автомобиль юлына кадәр төзү дәвам итә. Бүгенге көндә Несмелов урамыннан алып Беренче участоктагы төзелеш эшләре ахырына якынлаша – алар 90%-ка башкарылган, асфальт җәюне төгәлләү стадиясендә. Төзелеш эшләренең барышын Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

Илсур Метшин: «Горький Шоссесы дублер юлы шәһәргә керүне җиңеләйтәчәк»

Казанда Горький Шоссесының дублер юлын Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге М7 «Идел» автомобиль юлына кадәр төзү дәвам итә. Бүгенге көндә Несмелов урамыннан алып Беренче участоктагы төзелеш эшләре ахырына якынлаша – алар 90%-ка башкарылган, асфальт җәюне төгәлләү стадиясендә. Төзелеш эшләренең барышын Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

Горький Шоссесы дублер юлы бүгенге көндә Казанның транспорт үтемлелеген яхшыртачак өстенлекле проектларның берсе булып тора, дип ассызыклады шәһәр Мэры. «Казанда халык саны арта, алар белән бергә елына уртача 15 меңгә автомобильләр саны да арта. Шулай ук микрорайоннар, шәһәр үсә, шуңа күрә яңа юллар төзү мөһим. Шуларның берсе – Горький Шоссесы дублер юлы, ул М7 трассасы белән тоташтырылачак, бу шәһәргә керүне җиңеләйтәчәк», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Несмелов урамыннан «Идел» М7 трассасына кадәр юл төзелеше «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барыла. Горький тимер юлы буйлап узачак магистральнең гомуми озынлыгы 16 км тәшкил итәчәк. Магистраль тротуарлар һәм велоюллар белән дүрт полосалы юлны (һәр якка икешәр полоса) тәшкил итә.

Несмелов урамыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 6,2 км озынлыктагы автомобиль юлы участогы ике сафка кертелә торган комплекска бүленгән. Шуларның беренчесе – Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр – инде тәмамланган, аның озынлыгы 1,5 км тәшкил итә. Хәзер эшләр Бишбалта буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр икенче җибәрү комплексында дәвам итә.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре график буенча бара, һәм күпчелек өлеше инде башкарылган. Аерым алганда, инженерлык коммуникацияләрен салу һәм урнаштыру тәмамланган диярлек (гомумән алганда, 0,5-2 метр диаметрлы 10 км дан артык торба үткәргеч салынган), шулай ук асфальт катламын әзерләү төгәлләнеп килә – хәзерге вакытта түбән һәм тигезләү катламнары җәелгән.

Ике чистарту корылмасы төзелешенә аерым игътибар бирелде, аларның берсе Казансу елгасының иске үзәне ягыннан торгызылды. «Бу яңгыр сулары юлдан агып төшсен өчен, һәм сулыкка бары тик чиста су гына эләксен өчен эшләнде», – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Бүгенге көндә юлларны яшелләндерү, яктырту, тавышны изоляцияли торган экраннар урнаштыру эшләре дәвам итә. 
Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading