16+

Илсур Метшин: "Коронавирусның иң югары күтәрелеше май уртасында күзәтеләчәк"

Бу атнада да үзбикләнү таләпләрен катгый үтик. Белгечләр фикеренчә, коронавирусның иң югары күтәрелеше май ае уртасында күзәтеләчәк, диде Казан мэры Илсур Метшин, коронавируска каршы көрәшне активлаштырырга чакырып.

Илсур Метшин: "Коронавирусның иң югары күтәрелеше май уртасында күзәтеләчәк"

Бу атнада да үзбикләнү таләпләрен катгый үтик. Белгечләр фикеренчә, коронавирусның иң югары күтәрелеше май ае уртасында күзәтеләчәк, диде Казан мэры Илсур Метшин, коронавируска каршы көрәшне активлаштырырга чакырып.

Бер җырдагы: “Ә мәхәббәт дәвам итә, ярамыйга карамый”, - дигән кебек, Татарстан башкаласы да коронавирус пандемиясе шартларында яшәргә өйрәнә.
Коронавируска каршы көрәш буенча шәһәр штабының 20 апрельдә узган чираттагы утырышында Казандагы вазгыятькә анализ ясалды.

Пасха бәйрәме
Мэр Илсур Метшин үзенең кереш сүзендә православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады. “Казанда төрле дин вәкилләре тарихи яктан бер-берсе белән янәшә тыныч гомер кичерә. Кыенлыкларны бергәләшеп җиңеп чыгарга язсын”, - дип әйтеп үтте ул.

Казан буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков таныштырганча, 20 апрельгә каршы төндә шәһәрнең 41 чиркәвендә Пасха йоласы онлайн рәвештә үтәлгән ягъни кешеләр катнаштырылмаган. Йола башкарылганда җәмәгать тәртибен һәм үзбикләнү режимын бозучылар булмаган.

Вирус ияртеп йөрмә
Валерий Саматошенков әйткәнчә, полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә Казандагы 700 кешенең карантин режимын үтәвен күзәтчелектә тота. Алар Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән һәм чит илләрдән кайткан. Ике атнада пропуск режимын бозган өчен 1 мең 101 беркетмә тутырылган. Җәмәгать туклануы предприятиесен рөхсәтсез эшләтеп җибәргәне өчен 3 җитәкче административ җавапка тартылган. Шул ук вакытта, Казанда җинаятьләр саны шактый кимегән.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, Казанда 103 кеше коронавирустан авырый, 22 кеше бу авырудан дәваланып сәламәтләнгән. 

Кайгырганнарны кайгыртыйк
Мэр Илсур Метшин медицина хезмәткәрләренә, шулай ук хәйриячелек гамәлләре кылган кунакханәләр хуҗаларына, предприятиеләргә, бизнес вәкилләренә һәм гади казанлыларга рәхмәт әйтте. “Кунакханә хуҗалары табибларга бушлай урын бирә, җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре сырхауханәләргә бушлай ризыклар, җиһазлар китерә”, – диде башкала мэры.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров: “Медицина хезмәткәрләренә бушлай йөрү өчен 8 мең транспорт картасы бирелде, бу гамәлне Россиянең башка төбәкләре дә үрнәк итеп алды. Акциядә хәйрия фондлары да актив катнаша”, - диде.

Өлкән яшьтәге казанлыларга да хәйрия ярдәме күрсәтелә.

Укучыларга - күчтәнәч
Укыту онлайн рәвештә алып барылганлыктан, мәктәп ашханәләре дә эшләми. Шуңа да карамастан, Казанда социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге укучы балалар игътибардан читтә калдырылмады. Башта 6-7 апрельдә ашамлыклар тупланмасы таратылды, янә 17-21 апрельдә гаиләләргә күчтәнәчләр китерелә. Ата-аналар бу гамәлне рәхмәт хисләрендә кабул иткән.

15 мең вакансия
Казанда апрель башыннан 1,2 мең эш урынсыз кеше барлыкка килгән, мәшгульлек үзәгендә 5 мең 218 кеше исәптә тора. Моны башкаланың мәшгульлек үзәге директоры вазифасын башкаручы Гөлнара Флиппова әйтте. Эш урынсызлар саны иң күбе Совет районында – 1131 кеше, Яңа Савин районында – 1125 һәм Идел буе районында 919 кеше. Бер үк вакытта Казанда 15 мең ваканция бар. 

Мәшгульлек үзәкләре дистанцион тәртиптә генә эшли, кабул итү юк. Гаризаларны “Работа в России” порталы аша электрон сыйфатта җибәрергә кирәк. Сайтларында кызыксындырган мәгълүматлар куелган. Мэр Илсур Метшин бу җәһәттән, эш урыны булмаганнарга вакытлыча җәмәгать эшләрендә катнаша алу мөмкинлекләре тудыру мәсьәләсен җайга салырга кушты. 

Эшлисе килә-ә!
Татарстан башкаласында хәзергә җәмәгать транспортының 50 проценты гына маршрутларга чыга. Пассажирлар агымы элеккеге күләмнең 25 процентын гына тәшкил итә.

– Роспотребнадзор куйган санитар таләпләрне үтәп, эшчәнлекләрен кабат башларга теләк белдергән предприятиеләр саны көннән-көн арта. Эшкә йөрүчеләр күбәйгән саен маршрутларда җәмәгать транспорты санын арттыруны да күз уңында тотарга кирәк. Тукталышларда һәм транспортта халыкның тыгылышын тудырырга ярамый, - дип искәртте мэр Илсур Метшин. - Бу атнада да үзбикләнү таләпләрен катгый үтик. Белгечләр фикеренчә, коронавирусның иң югары күтәрелеше май ае уртасында күзәтеләчәк.

Фото: https://www.kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading