16+

Илсур Метшин: «Мин мәхәббәтемне пионер лагеренда таптым»

Казан мэры Илсур Метшин бүген “Спутник” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында булды.

Илсур Метшин: «Мин мәхәббәтемне пионер лагеренда таптым»

Казан мэры Илсур Метшин бүген “Спутник” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында булды.

Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсе янындагы әлеге лагерь 1969 елда файдалануга тапшырылган. Шәһәр башлыгы биредәге торак корпусларны, спорт мәйданын, клубны карап чыкты.
- Без балаларның җәйге лагерьларын саклап кала алдык. Башка төбәкләрдә шәһәр яны лагерьлары урынында күптән коттеджлар тезелешеп тора. “Спутник”ның да инфраструктурасы сакланды, ул балаларга хезмәт итә. Ләкин, биредә 50 ел буена берни дә үзгәрмәве безне бизәми.

“Спутник”ны тагын 50 ел вакытка очышка җибәрергә кирәк,- дип әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.
Нинди язмышлар кочагына ташлана икән бу лагерь? Сораулы карашларны тоеп, ачыклык кертергә ашыкты мэр Илсур Метшин:
- Татарстан Президенты башлангычында мәктәпләрне, медецина учреждениеләрен, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программалары гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты теләктәшлегендә балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын да комплекслы ремонтлауга керештек.

Казанда 4 лагерьга колачлы реконструкция үткәреләчәк. Шуның берсе сайлап алынган, ул-“Спутник”. Калган өч лагерь әле тәгаенләнмәгән.

- Кайбер лагерьларны ел әйләнәсе эшли торган итәрбез, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Казанда бик күп чаралар үткәрелә. Балаларның каникуллары тәмамлангач, лагерь спортчылар өчен арзан бәяләрдәге хостел була ала. Шәһәр яны лагерьларын балаларның ял урыны гына түгел, ә казанлылар өчен дә ел әйләнәсе актив ял урыны итәргә ниятлибез.
Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында форсаттан файдаланып: ”Илсур Рәисович, мәктәп елларында сез үзегез пионер лагерында булдыгызмы соң?”-дип сорадым.

- Пионер лагерьларына 9нчы сыйныфка кадәр ел саен бардым. Ул елларда кроссовкалар юк иде әле, лагерьга барырга кедыларны чистартып әзерләп куясың. Спорт ярышларында катнаштык. Яңа дуслар, учак тирәли тезелешеп, җырлап утырулар, гашыйк булулар. Мин үземнең хатыным белән дә, заманында, пионер лагерында танышкан идем. Пионер лагерьларының барлык матур традицияләрен дәвам итәргә кирәк,-дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.

Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айдар Фәизов таныштырганча, “Спутник” лагерында моңа кадәр җәйге айларда 850 бала ял иткән. Төзү-төзекләндерү үткәрелгәннән соң, лагерь ел әйләнәсе эшли торган булачак, инде 4 мең кешене кабул итә алачак.

Узган җәйдә Казанда 29 994 баланың ялы оештырылган, шулардан 15 273 бала шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына барган.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading