16+

Илсур Метшин «Зөләйха күзләрен ача» фильмы турында: «Романны укыганда, нәкъ шулай күз алдыма китергән идем»

Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерә башладылар, дип яза Казан мэриясе сайты. Фильмны төшерү процессы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Илсур Метшин «Зөләйха күзләрен ача» фильмы турында: «Романны укыганда, нәкъ шулай күз алдыма китергән идем»

Татарстанның Лаеш районында Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерә башладылар, дип яза Казан мэриясе сайты. Фильмны төшерү процессы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Ул төп рольне башкаручы Чулпан Хаматова һәм романның авторы Гүзәл Яхина белән аралашты, фильм төшерә башлау белән котлады һәм барысы да уңышлы килеп чыгуын теләде. «Русское» кинокомпаниясенең башкарма продюсеры Илья Папернов һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов белән берлектә, ул комендантский, ашханә һәм клубны карады, корылмалар тәрәзәләреннән Идел-Ангарага ачылган күренешләрне күзәтте.

– Романны укыганда, мин нәкъ шулай күз алдына китергән идем. Безнең Идел Ангарага охшаган, корылмалар, антураж, атмосфера – барысы да язылганча. Минем өчен яраткан китап яисә әсәрнең төп күрсәткече – соңгы битләрдә геройлар һәм вакыйгалар белән саубуллашасы килмәү. Романны укыганда, мине дә бу хис биләде, – диде ул.
Гүзәл Яхина кебек үк, Илсур Метшин да Зөләйха ролендә Чулпан Хаматованы күрергә теләгән.

– Сәләтле артист булу гына аз, халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен белү дә кирәк. Минемчә, бу – дөрес сайлау гына түгел, ә бердәнбер мөмкин булган вариант, – диде мэр һәм актрисага булышлык итәргә вәгъдә бирде. Моннан кала, ул аны «Аксенов-фест» фестивалендә катнашырга чакырды.
Тарихи эпизодлар Казанда, аерым алганда Кремль урамында (Казан федераль университеты янында), Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында (КМТТУ-КХТИ янында) төшереләчәк.

Академик Арбузовларның музей-йорты интерьерлары профессор Лейб кабинетын төшерү өчен сайланды. Зөләйханың аю белән очрашкан мизгелен Зәңгәр күлдә төшерергә планлаштыралар.

– Татарстанда төшерү блогын 26-28 октябрьдә тәмамларга уйлыйлар, шуннан соң төркем Казанга кар яугач әйләнеп кайтачак. Диверсия оештырачакбыз. Төшерү өчен Кремль урамында берничә көн кар чистартмаячаклар, – дип сөйләде Илья Папернов.
Лаеш районында мәйданчыкны әзерләү өчен өч ай вакыт киткән. Бу вакыт эчендә 22 корылма барлыкка килгән.

Төшерү мәйданчыгында Гүзәл Яхина да бар иде. Минем иң зур шатлыгым – Чулпанның катнашуы. Мин сөйләгән идем инде, романны язганда ук аның образы минем белән иде. Башка рольләрне уйнаучыларга да бик шатмын, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading