16+

Илсөя Бәдретдинова: «Еларга да, көләргә дә ярамый иде»

«31енә яхшы гына бәяләргә берничә банкетка чакырганнар иде, әмма мин алардан баш тарттым.

Илсөя Бәдретдинова: «Еларга да, көләргә дә ярамый иде»

«31енә яхшы гына бәяләргә берничә банкетка чакырганнар иде, әмма мин алардан баш тарттым.

Традиция ул традиция. Мин болай да ел буе өйдә тормыйм, шуңа күрә улыма сүз бирдем: бәйрәмдә бергә булабыз. Аның белән кибеткә барып, ашыйсы килгән ризыкны җыеп чыгабыз. Ашыкмыйча, үз көебезгә генә әзерләнәбез. Бизәнеп, кәнфитләнеп, кеше алдында елмаеп утырасы түгел... Бу көнне каз пешерәм, карабодай белән яшел алма тутырып.

Ел уңышлы булдымы дигәндә... Безне әби: «Бәхет турында кычкырып йөрергә ярамый», – дип үстерде. Бездә еларга да, көләргә дә ярамый иде. Теләгем: алга таба да тормыш шулай гына барсын иде. Миңа артыгы кирәк түгел, барыннан да бик канәгать. Кайгылар булмасын, сырхаулар булмасын. Иң курыкканым шул – дәвалый алмый торган чирләр булмасын. Улымны, якыннарымны канат астында гына саклап йөртәм.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading