16+

Илсөя Бәдретдинова ничек ике куянны берьюлы тоткан?

Илсөя Бәдретдинова инстаграм аккаунтын иң кызыклы алып баручы эстрада йолдызларының берсе.

Илсөя Бәдретдинова ничек ике куянны берьюлы тоткан?

Илсөя Бәдретдинова инстаграм аккаунтын иң кызыклы алып баручы эстрада йолдызларының берсе.

Талантлы, чибәр, тиктормас Илcөянең каләме шома, юк кына тоелган нәрсәләрне дә ул кызык һәм тормышчан итеп яза белә.

Алма һәм бәрәңге чоры җиткән мәлдә ул тагын бер кызыклы гына пост куйган. Аны үзгәртмичә, сезгә тәкъдим итәбез.


"Миңа 6-7 яшьләр булгандыр... Уртанчы апай: «Бәрәңге бакчасын берүзем күмәм», - дип әнидән елый-елый яшел төстә тень алдыртты... Авылда беркемдә юк мондый тень... Харап инде... апай бөтен дус кызларына мактана)))

Киемнә туры киләме юкмы, иртә-кичен сылый бу моны. Узе сылый,башкаларга бирә, мина бирми.

Бер урам аста классташ Рузалия яши... Бакчаларында зууур агач «Золотая китайка» алмасы усә. Шундый матур итеп пешәлэр иде алар. Сыгылып-сыгылып утәкүренмәле баллы алмалар утыра. Бездә юк...
Сорыйм... Рузалия бирми...
Тегесе бирми, монысы бирми имеш... Мин нәрсә, тирестә ускән гомбә что ли?
Әйдә мин әйтәм, Рузалия, матур яшел теньнне бер чиләк «Золотая китай»кага алышабыз... «Әйдә», - ди. Шулай итеп апай теньсез, Рузалия алмасыз калды...
Кичтән тень юклыгы ачыкланды... Апай акырып елый...

Мин эйтәм тапсам, буярга бирәсеңме?, - дим. «Конечно бирәм инде...», - ди... елый бу.

Рузалиягә төштем дә, мин әйтәм: «Син теге теньне буяма! Апай күрсә бәреп үтерә», - дим. «Мин куркам, алып кайтып кит. Зинһар өчен әнигә алма турында әйтмә»,-ди?
Шул кичне мин ике күземне дә ямь-яшелгә буяп, рәхәтләнеп тыкырыкта утырып «Золотая китайка» ашадым."

Кемдер әлеге язманы укып, үзенең балачагын искә төшергән, кемдер мишәрлеге өчен мактап куйган, комплиментлар яудырган комментарийларда. Мондый хәлләрне татарда, ике куянны берьюлы тоткан, яки аткан, диләр. Илсөя дә уйламан җирдән ике куянны берьюлы тоткан бит!

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading