16+

Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрүче Оливер Мукенди камыт кигән! Ә кәләше кем дисезме?!

Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрүче Оливер Мукенди камыт кигән бит! Тормыш иптәше итеп үзенә татар кызын сайлаган.

Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрүче Оливер Мукенди камыт кигән! Ә кәләше кем дисезме?!

Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрүче Оливер Мукенди камыт кигән бит! Тормыш иптәше итеп үзенә татар кызын сайлаган.

Конго демократик республикасында туып-үскән Оливер 9 ел элек Казанга килгән. Биредә белем алып йөргәндә тулай торакта яшәгән вакытта бер иптәше татарча «Алмагачларым» җырын өйрәтеп, шул җыр социаль челтәрләргә таралганнан соң танылган иде ул.  
– Шуннан бирле татар теленә гашыйкмын. Татар халык җырларын өйрәнү җиңел. Аларны өйрәнер алдыннан, эчтәлеге белән кызыксынам. Ә менә телне өйрәнү авыррак. Тик шулай да татар теле миңа яңа дөньяны ачарга ярдәм итте. Татарлар - киң күңелле, кунакчыл халык. Гореф-гадәтләрегезне, йолаларыгызны сакларга омтылуыгыз ошый. Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдияләрегез кебек тәмле ризыклар беркайда да юк, - дигән иде бер әңгәмәсендә. Татар теленә, тәмле ризыкларына, мәхәббәт үзенекен иткән булса кирәк, шуңа да Оливер гомер юлдашы итеп татар кызы Камиләне сайлагандыр.
Тик соңгы вакытта кызыклы вайннар төшерү белән мәшгуль булган егетнең өйләнүенә күпләр ышанмаган булса кирәк. Дөрес икәнлеген исбатларга тырышып, ул инстаграмга ЗАГСта язылышкан вакыттагы видеосын урнаштырган.

Ә яшьләргә тигез гомер, саф мәхәббәт теләп калабыз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Я не xoчу цeловать или обнимать кого-то, если это не ты. Вдыхать чей-то запах, если он не твой. Улыбаться в ответ, ecли это не твoя улыбкa. Я понял, что для меня ничeго не имеет смысл, если рядом нет тебя.

Публикация от Olivier Mbwebwe (@olivier_mbwebwe)

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading