16+

Илсөя Бәдретдинова 89 яшьлек әбине капчыкта узышырга чакырган!

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында Авыл җыены гөрләп узды. Халык телендә авыл җыены дип йөртелсә дә, ул Сабан туе форматында үткәрелә. 

Илсөя Бәдретдинова 89 яшьлек әбине капчыкта узышырга чакырган!

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында Авыл җыены гөрләп узды. Халык телендә авыл җыены дип йөртелсә дә, ул Сабан туе форматында үткәрелә. 

Бәйрәмнең төп сәбәпчесе – шушы Югары Кыерлы авылында туып-үскән эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин. Менә инде ничә еллар буе Илгизәр, авыл халкын сөендереп, Авыл җыены оештыра. Шунысы гаҗәп: бәйрәм елдан-ел зуррак масштабта уза, хәзер бирегә тирә-як төбәкләрдән дә киләләр. Илгизәр ярдәме белән Югары Кыерлы авылы турында ишетеп кенә түгел, күреп тә беләләр.

“Авыл җыены елдан-ел камилләшә, үзгәрә бара. Ел саен бәйрәмгә бер ай кала комиссия оештырыла. Уеннарның шартына һәм авырлыгына карап бүләкләрне билгелибез. Бары безнең авылда гына тауга менеп велосипед оту бәйгесе үткәрелә. Аннан соң авылыбызда туган нигезне саклаучыларга, чишмәләрне яңартучыларга, яңа гына гаилә коручыларга, шулай ук авылның иң өлкән кешесенә бүләкләр тапшырыла”, - диде Югары Кыерлы Авыл җыенын оештыручыларның берсе һәм алып баручысы Дания Газизова. Сүз уңаеннан, бәйрәмне алар Фәнил Вакказов белән бергә алып барды. 

Бәйрәмнең йөзек кашы – көрәш. Мәйданда дөньяның танылган көрәшчеләре бил алышты. Баш батыр булып данлыклы көрәшчебез Раил Нургалиев танылды. Аңа мини-трактор, тәкә һәм 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. 35 меңе, әлбәттә, үз авырлыгында җиңү яулаган өчен.

Көрәш ике авырлык үлчәвендә узды. 85 килограммга кадәр үлчәүдә Раил Салахутдинов, Максим Степанов, Рамил Синәкәев, Ранис Галимуллин җиңү яулады. Авыр үлчәүдә Раил Нургалиев, Фирдүс Зәйнуллин, Илмир Төхвәтуллин җиңүгә лаек булды.

Шуны да әйтергә кирәк, мәйданда профессионал көрәшчеләр генә түгел, авыл көрәшчеләре дә көч сынашты. Авыл батыры исеменә Югары Кыерлы егете Алмаз Мөһәммәдиев лаек булды. Аңа бүләккә туңдыргыч белән тәкә тапшырылды.

Быел сәхнәне татар эстрадасының танылган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм аның ут төркеме кыздырды. Алар бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр биредә булды. Халык дәррәү алкышлады, кушылып җырлады, биеде. Илсөяне күрергә дип хәтта башка районнардан да килгәннәр иде. Бер әби, Илсөяне күрү өчен, махсус Балык бистәсеннән килүен әйтте.

Югары Кыерлы авылында яшәүче Дания Газизова Илсөягә галош бүләк итте. “Сагындыра әниемнең тирән эчле галошлары, әллә шуны киеп үскәнгә” дип җырлавыңны ишеткәч, галош бүләк итәсем килде”, - ди Дания ханым. Бу сүзләрдән Илсөянең күзләре яшьләнде. Зөфәр Мөхәммәтҗанов исә Илсөягә чуклы кызыл шәл бүләк итте. Ул бу шәлне Югары Кыерлы авылына килгән һәр артистка бүләк итеп бирә. 

Илсөя Бәдретдинова Югары Кыерлыда яшәүче 89 яшьлек Мәрфуга Надыршинаның өенә кереп хәлен белеп чыкты. Мәрфуга апа үзе Сабан туена бара алмаса да, хыялы чынга ашты – яраткан җырчысын якыннан күрде. Илсөя: “Сабан туенда капчыкта йөгергән булыр идек икәү”, - дигәч, Мәфруга апа: “Минем арттан җитешә алмас идең”, - диде, шаяртып. 

Илсөя моңарчы мондый Авыл җыенын күргәне булмавын, авыл халкының кунакчыллыгына шаккатуын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading