16+

Илсөя Бәдретдинованың әйтер сүзе бар

Ландыш Нигъмәтҗановадан соң тагын бер җырчы “телгә килде”.

Илсөя Бәдретдинованың әйтер сүзе бар

Ландыш Нигъмәтҗановадан соң тагын бер җырчы “телгә килде”.

Берничә көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова “Барс Медиа”дан китүе турындагы хәбәрне җиткергән иде. Башта инстаграм битендә видео урнаштырды һәм ике көн узу белән матбугат конференциясе җыеп, компаниядән китү сәбәбенә тәфсилләбрәк тә аңлатма кертте Ландыш.

Инде бүген тагын бер җырчы Илсөя Бәдретдинова да инстаграмга видео урнаштырды. “Минем дә әйтер сүзем бар! Хөрмәтле коллегалар, кемнәр минем белән килешә?” – дип язган Илсөя.

Ә видеомөрәҗәгатьтә шактый кызыклы фикерләр әйтелә.

– Ландыш үзенә пиар ясамый. Бу – чынбарлык хәл. Түзәрлеге калмаганга күрә чыгарды, – дип сөйли Илсөя. – “Барс Медиа” компаниясе белән контрактта булмасам да, матур гына эшләп килдек. Соңгы ике елда мөнәсәбәтләр тулаем үзгәрде. Игътибар итмәдем, шулай кирәктер, дидем. Анда чыгыш ясамаудан гына иҗатыма ниндидер үзгәреш булмаячак, дидем.

  Илсөя Бәдретдинова да, Ландыш Нигъмәтҗанова белән килешеп, компаниянең идарәсендә җырчы Иркәнең роле зур булуын җиткерде.

– Бервакыт “Татар радиосы”на кунакка – туры эфирга чакырдылар. Ничә йөз чакрым узып Казанга кайттым. Әмма радиога кертмәделәр. Соңрак моның Иркә ханымның фәрманы булуын белдем. Ул шулай теләгән. Моны дәлилли торган кешеләрем бар, – дип сөйли Бәдретдинова.

Илсөя Бәдретдинова, әле күп җырчыларның бу хакта әйтер сүзе бар, дип тә ышандыра. Димәк, дәвамы булачак.

Фото "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иркэ ботенлай матур жырламай

    Мөһим

    loading