16+

Илсөя Бәдретдинованың югалган урындыгы табылган

Кичә популяр җырчы “Инстаграм” челтәрендә гаҗәпләнеп төшкән фотосурәте астына бик кызыклы пост элгән иде.

Илсөя Бәдретдинованың югалган урындыгы табылган

Кичә популяр җырчы “Инстаграм” челтәрендә гаҗәпләнеп төшкән фотосурәте астына бик кызыклы пост элгән иде.

“Чакырдым интернет кертүче егетләр... Килделәр... Урындык сорадылар... Бирдем... Урындыкны күтәреп подъезга чыгып киттеләр... Ярты сәгать вакыт үтте... Чыгып карасам: урындык та юк, үзләре дә... Менә көтеп утырам әле. Егетләр юк! Урындык юк! Интернет юк!”

Бигрәк сәер хәлдә калган Илсөябез. Бу тарих ничек тәмамланды икән, үзенә шалтыратып алдык.

– Ул егетләр минем табуретканы күтәреп күрше подъезга кереп киткәннәр. Ул подъезда нәрсәгәдер буйлар җитмәгән булган икән. Ә миңа концертка китәргә кирәк! "Булмады инде бу дип!" – чыгып китмәкче идем аннары, пәйда булдылар. Утырып көлдек тә, интернетны керттеләр.

Урындык әллә ни кыйммәт тә түгел. Әмма өстәле белән набор итеп алгач, шуңа бераз эчне кырып торды. Ярар, кайтардылар! Бик сөендем! – ди Илсөя.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading