16+

Илсөя белән Рамил Төхвәтуллиннар уйнаган «Зәңгәр шәл»не карарга кил!

Татарстанның халык артистлары Илсөя белән Рамил Төхвәтуллиннар катнашындагы «Зәңгәр шәл» спектаклен күпләр хәтерлидер әле.

Илсөя белән Рамил Төхвәтуллиннар уйнаган «Зәңгәр шәл»не карарга кил!

Татарстанның халык артистлары Илсөя белән Рамил Төхвәтуллиннар катнашындагы «Зәңгәр шәл» спектаклен күпләр хәтерлидер әле.

«Камал мәктәбе» Марсель Сәлимҗанов куйган нәкъ менә бу спектакль халыкында фикер алышырга чакыра. Театраль дәрес 18 майда Камал театрының Кече сәхнәсендә үтәчәк, дип хәбәр итә Камал театры матбугат хезмәте.
Тамашачыларга "Зәңгәр шәл" спектакленең (1987, 2000 еллар) видеоязмасы күрсәтеләчәк. Бренче пәрдә 1987 ел, ә икенчесе 2000 ел язмасы булачак. Моннан тыш, башка куелышлардан да өзекләр күреп булачак. Авторы - Кәрим Тинчурин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов.    
Оештыручылар сүзләренчә, «Зәңгәр шәл» театр репертуарының гадәти спектакле түгел, ул Камалның аерылгысыз бер өлеше. Хәзерге вакытта сәхнәдә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы спектакль бара. Гадәттәгечә, кичә ахырында спектакль турында актерлар, театр белгечләре катнашында фикер алышу булачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading