16+

Ильяс Халиков: "Бер ел булса да, мәдрәсәдә укыгыз"

Казанда “Мөнбәр” татар дини театрының “Мәдрәсә – белем чишмәсе” дип исемләнгән театральләштерелгән концерты узачак. Әлеге тамашада бары тик ир-егетләр генә катнаша. 

Ильяс Халиков: "Бер ел булса да, мәдрәсәдә укыгыз"

Казанда “Мөнбәр” татар дини театрының “Мәдрәсә – белем чишмәсе” дип исемләнгән театральләштерелгән концерты узачак. Әлеге тамашада бары тик ир-егетләр генә катнаша. 

“2013 елда “Мөнбәр” татар дини театрына нигез салдык. Театрыбызда ике проект дөнья күрде. Монысы – өченчесе. Ул узган елның апрель аенда чыгарга тиеш иде. Әмма пандемия аркасында “Мәдрәсә – белем чишмәсе” тамашасы быелга күчерелде”, - ди автор башкаручы, проектка нигез салучы Ильяс Халиков.

Әлеге театральләштерелгән концерт исеменең мәдрәсә белән бәйле булуын Ильяс Халиков болай аңлатты: “Мәдрәсәдә алынган белемнәр безгә гомер буе – бишектән алып ләхеткә кадәр кирәк булачак. Һәркемгә киңәшем: бер ел булса да мәдрәсәдә укырга”.

Тамашада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Баязитов, Ленар Хамматов, Илнар Галиәхмәтов, Айназ Газизов катнаша. Шулай ук “Мирас” балалар бию ансамбле, “Алпар” этнотөркеме, Хәнифә Халикова да чыгыш ясаячак. Ильяс Халиков исә үзе иҗат иткән җырларны башкарачак. Көйләрен – үзе, җыр сүзләрен тормыш иптәше Нурфия Халикова язган.

“Бүгенге технологияләр заманында яшьләр гореф-гадәтләрне оныта. Динебезнең кыйммәтләрен җиткерү мәчет-мәдрәсәләрдә дини китаплар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Төрле ысулларны, шул исәптән сәхнәне кулланырга кирәк. Ильяс Халиковның проекты дини белемне баету өчен менә дигән мөмкинлек. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Дингә хикмәт һәм үгет-нәсыйхәт белән чакырыгыз”, - ди Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Ильяс Халиков сүзләренчә, татар эстрадасында кайбер артистлар “мөгез” чыгарам дип шоу ясый, бозык җырлар башкара. “Яшьләр хәзер чит ил музыкасына тартыла. Аларны ул музыкадан читләштерү өчен альтернатива җырлар тәкъдим итәргә кирәк. Репертуарымдагы дини җырлар шул максатны да күздә тота”, - ди ул. 

“Мәдрәсә – белем чишмәсе” тамашасы 9 апрель көнне “Сәйдәш” Мәдәният үзәгендә узачак. Оештыручылар тамашачылар арасында иганәчеләр тәкъдим иткән бүләкләр дә уйнатыр дип көтелә. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading