16+

«Җиңәм дип көрәшергә кирәк»

Совет районының Дәрвишләр бистәсе каенлыгында Сабан туе биш елдан соң кабат үткәрелде. Бәйрәмне оештыруда Саба һәм Балтач районнары да бик тырышкан.

«Җиңәм дип көрәшергә кирәк»

Совет районының Дәрвишләр бистәсе каенлыгында Сабан туе биш елдан соң кабат үткәрелде. Бәйрәмне оештыруда Саба һәм Балтач районнары да бик тырышкан.

Алар оештырган татар ихаталарына килгән кунаклар татар халкының көнкүреше белән танышты, бал һәм коймак белән чәй эчте. Нәни кунаклар Саба районыннан килгән кечкенә зоопарк тирәсеннән бер дә китәселәре килмәде. "Тема" кушаматлы Африка тәвә кошын, ишәк, болан, ак төлке, куяннар, каз, үрдәкләр, кәҗә дә алып килгән сабалылар.

Бәйрәм җыр-биюсез узмый. "Болгар радиосы"ның концерт-күңел ачу мәйданчыгында халык җырчыларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде.

Балалар өчен аерым мәйданчык эшләде. Кем чүлмәк ватты, кем капчык киеп йөгерде, кем аркан тартуда катнашты. Чүлмәк дигәннән, бу Сабан туенда да пластик гөл савытын ваталармы икән дип махсус күзәтеп тордым. Юк, балчык чүлмәкләр куйганнар. Андый чүлмәкне вату үзе үк күңелле бит. Шуннан күңел булып китәргә дип торганда, күзем читтәрәк яткан пластик савытларга төште. Балчык чүлмәкне ватып бетерсәләр, болары хутка китәр дигәннәрдер инде.

Кашыкка йомырка салып йөгерү ярышы да үзгәргән икән. Электән кашыкның сабын алгы теш арасына кыстырып йөгерәләр иде. Хәзер эт авызына сөяк тыккан кебек куялар да чабалар. Хәер, хөкемдар үзе дә белмидер инде тәртибен.
Мине иң шаккатырганы колгага менү булды. Хәйран яшь егетләр көч сынашты анда. Әмма 65 яшьлек Илфат Әскәров аларның борнына чиртте. 20 метр озынлыктагы колга башына кадәр нибары дүрт кеше менеп җитә алды. Араларында иң тиз менүчесе исә Арчадан килгән Илфат абый иде. Үзе белән таныштырганда да ул Арчадан килгән егет мин, диде. Армиядән кайтканнан бирле ел да Сабан туенда колгага менә икән. Совет районы Сабан туенда да шактый тапкырлар җиңүче булган. Өеннән чыгып киткәндә, мин беренче булам, дип чыгып китәм, ди ул. Көн дә иртән һәм кичен гимнастика ясый, йөгерә, турникта тартыла, кыш көне чаңгыда йөри.

– Яшь вакытта 40 секундта менә идем, бүген ике минут үрмәләдем, әмма бирешергә исәбем юк әле, – дип тә елмая үзе.
 Һөнәре буенча Илфат абый хореограф икән, баянда уйный, көйләр яза. Менә шундый күпкырлы шәхес булып чыкты ул.
Сабан туенда җырчы Салават чыгышын халык көтеп алды. Җырчы үзе дә Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туен көткән.

– Ниһаять, бәйрәм кабат үз җиренә кайтты. Чын татар бәйрәме шушында уза, мондагы гадилек, мондагы рәхәтлекне әйтеп биреп булмый. Мәйдан урыны да үзенә бер амфитеатр, шуңадыр, җырлавы да рәхәт, – диде ул.

Көрәш мәйданында да халык күп иде. Көрәшчеләргә көч биреп, үз якташлары өчен җан атып утыручылар арасында хөкемдар белән килешмичә үзара бәхәсләшеп китүчеләре дә булды. Абсолют батыр булып Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин калды. Фәрхәт институтта укыганда ук Совет районы данын яклап көрәшкән. Аңа Чувашстанның Шыгырдан авылыннан алып килгән тәкә һәм “Лада Гранта” машинасы тапшырылды.

– Көрәш мәйданында төрле хәлләр була, ялгышу яки җәрәхәт алу куркынычы зур. Әмма ни булса да җиңәм дип көрәшергә кирәк, – ди батыр.

Киләсе елга Сабан туен оаштыручылар халыкны бәйрәмгә алып бара торган автобусларга Сабантуй дип булса да язып куйсыннар иде. Кояш яктысында автобусның маршрут номеры урынына "заказной" ди язган язуны һич күреп булмый. Башка маршрут автобуслары белән шул бушка йөри торганы арасында халык чабып аптырап бетте. Салонга кергән бер кеше, бу Сабан туена барамы, дип сорый. Туйга баручы машинага "Кем кая? Без туйга" дип язып куйган кебек, автобуска милли бизәкләр белән матур итеп "Сабан туена" дип язып куйсалар, ничек күңелле булыр иде.

 

Татар-информ
Михаил Захаров фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading