16+

Имгәк

Ярату... Булдымы икән Илмирны да кысып-кысып, битләреннән үбә-үбә, «балакаем» дип яратканнары? Юктыр, мөгаен. Бәлки балачакта, бишектә ятканда, яки тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә, йә булмаса «әннә», «әттә» дип, беренче сүзләрен әйткәндә кочып яраткандыр аны әти-әнисе... Бәлки, бәлки...

Ярату... Булдымы икән Илмирны да кысып-кысып, битләреннән үбә-үбә, «балакаем» дип яратканнары? Юктыр, мөгаен. Бәлки балачакта, бишектә ятканда, яки тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә, йә булмаса «әннә», «әттә» дип, беренче сүзләрен әйткәндә кочып яраткандыр аны әти-әнисе... Бәлки, бәлки...

Бүген исә ул беркемгә кирәксез, шөкәтсез үрдәк бәпкәсе хәлендә... Хәер, алай ук дип әйтү дөрес булырмы икән? Бар, әйе бар аның хәленә керүче, яралы йөрәгендә кечкенә генә булса да өмет нуры кабызучы укытучы Кафия апасы. Әнә бит, классташлары:
– Кит әле моннан, имгәк, – дип аны эткәли-төрткәли үз яннарыннан куа башласалар, Кафия апасы чәчрәп чыга да:
– Балалар, сез нәрсә! Шулай ярыймыни? Илмирны ник кыерсытасыз? – дип хәзер кочагына ала, юата башлый.

Ә шулай да, үзен шулкадәр күрәлмауларын, читкә тибәрүләрен Илмир һич аңлый алмый. Сөйкемсез дияр идең, шул ук Кафия апасы: «Кояшым, кичер син аларны», – дип тора. Кояш сөйкемсез була димени? Укуда да булдыра алган кадәр тырыша инде үзе. Гел үк начар билгеләр дә алмый. Иптәшләре, ярар, кыерсытсын да ди. Ә менә аңа җанын ярып гомер биргән әнисе, әтисе ник бу кадәр яратмыйлар икән соң үзен?

Илмирның бер вакыйганы мәңге онытасы юк. Ул чакны малай әле балалар бакчасына гына йөри иде. Әнисе белән Илмирны эштән шактый «кәефләнеп» кызмача кайткан әтисе ишек катында ук каршы алды. Ата кешене мондый халәттә күреп ияләнмәген бала, куркып, әнисенең итәк артына посты. Исерек ир хатынына ямьсез сүзләр әйтеп бәйләнә, нәрсәдер таптыра башлады. Әнисе авыз ачарга да өлгермәде, чәченнән эләктереп өйгә тартып кертте дә, берне сугып җибәрде. Әнисенең итәгенә чытырдатып ябышкан Илмир куркудан берара өнсез калды. Аннан, үзе дә сизмәстән, әтисе янына йөгереп барды да: «Тимә әнигә, тимә!» – дип, нәни куллары белән, аның тезләренә суккалый башлады.

– Ах, имгәк нәрсә, әле син шулаймы? – дип, баланы ир селтәп очырды.
Кечкенә сабый, утын пүләнедәй бөтерелеп, өстәл почмагына барып сыланды. Баласының битеннән шаулап кан киткәнен күргән ана, коты очып, кул астына беренче эләккән тастымал белән яраны капларга ашыкты... Ата кеше дә бик тиз айнып китте үзе. Айнымыйча, бала өчен җавап бирәсе була ич... Бәхетенә, ашыгыч ярдәм бүлегендә үзенең икетуган сеңлесе фельдшер булып эшли иде. Илмирны аңа алып барып, яраны тиз генә тектерделәр. Имгәнүенең сәбәбен «таганнан егылды» дип акландылар.

Әлеге җан өшеткеч вакыйгадан соң әтисе бүтән авызына бер тамчы хәмер капмады. Әнисенә дә кул күтәрмәде. Тик сабыйга булган караш кына яхшы якка үзгәрмәде шул. Бала белән ата-ана арасындагы упкын тагын да тирәнәя төште. Илмирның алардан тиешенчә наз тоймавы гына җитмәгән, битендә гомерлек тамга булып галәмәт иләмсез җөй дә утырып калды.

Әллә шул шомлы көннәр галәмәте, әллә тугач та ачыкланмаган булганмы, Илмирның вакыт-вакыт йөрәге авырта башлады. Сыйныфташлары кыерсыта башласа да, кабырга арасыннан нидер чәнчеп-чәнчеп ала. Инде ничә тапкыр әнисенә дә әйтте бу турыда.
«Син имгәкнең шул булыр инде...Тапмаган булсам...» Әнисеннән әлеге сүзләрне ишетү авыр иде балага. Әтисе аңа бөтенләй дә игътибар итми. Ярый инде әнисе берничә тапкыр дәваханәгә тикшеренүгә алып барды.

Соңгы тапкыр баргач, табиб аны бик озак караганнан соң, коридорга чыгып утырып торуын үтенде, ә үзе янына баланың әнисен дәшеп кертте. Ябылыр-ябылмас калган ишектән, бөтенләй үк аңлаешлы булмаса да, ул аларның сөйләшүләрен бераз ишетте тагын.

– Улыгызның хәле мактанырлык түгел... Операция кирәк... Тагын балаларыгыз бармы?
– Юк, доктор... Ул безнең бердәнбер... Тапмаска куштылар... Ә мин таптым... Бик авырлык белән... Бүтән балабыз булмый, диделәр... Шуның аркасында...
Илмир шунда гына үзенең ни өчен «имгәк» булуын төшенде... Ул бит әнисен газапка салган икән. Әнисе яңадан бала алып кайта алмый. Әтисе дә Илмирны шуңа күрәлмый. Юк, алар гына түгел, аны бөтен дөнья күрәлмый...

Илмирның кабат йөрәге сулкылдап куйды. Малай урындык буйлап шуып төште. «Әни... Әни... Әни-и-и...»
Баланың соңгы сүзләре тел очында эленеп калды. Ул арада коридорда шау-шу купты. Малайны реанимация бүлегенә керттеләр, әмма табиблар ярдәме биредә көчсез иде инде...
 Якыннары тарафыннан «имгәк» дип рәнҗетелгән сабыйны күкләр үз тарафына алды. Мондый гаделсезлекне Җир-анабыз инде бүтән күтәрә алмый иде шул...

Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярый котылган инде, барыбер рэхэт курэ алмас иде.

    Мөһим

    loading