16+

Инстаграм әниләре: коронавирус белән авырганнар, ләкин телефонны ташламаганнар!

Бүген бөтен тормыш инстаграмда. Атаклы шоу-бизнес вәкилләре генә түгел, гади сыер савучылар, тракторчылар, пенсиядәге ханымнар да блогер хәзер һәм һәркайсының үз “тамашачысы” бар. Соңгы вакытта балалары да, әниләре дә блогер булган гаиләләр күренә башлады. Шуларның икесе белән без дә сөйләштек.

Инстаграм әниләре: коронавирус белән авырганнар, ләкин телефонны ташламаганнар!

Бүген бөтен тормыш инстаграмда. Атаклы шоу-бизнес вәкилләре генә түгел, гади сыер савучылар, тракторчылар, пенсиядәге ханымнар да блогер хәзер һәм һәркайсының үз “тамашачысы” бар. Соңгы вакытта балалары да, әниләре дә блогер булган гаиләләр күренә башлады. Шуларның икесе белән без дә сөйләштек.

Онлайн кич утыру

Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче Миләүшә Фәләхованы да, аның кызы Илүсәне дә бик күпләр белә. Аларда кылану, төчеләнү юк, авыл тормышын ничек бар, шулай күрсәтәләр. Блогларын да яратып алып баралар. Җәй көне коронавирус белән бик каты авырып алганнар. Шунда да блогны ташламадык, чәчләрне рәтләп куя идек тә, видео төшерә идек, ди Миләүшә апа. 

Аның гадилеге “истаграм” дип әйтүендә үк чагыла. Һәр көнне язылучыларына “хәерле иртә, истаграм дусларым” ди. Шулай дип әйтергә күнеккәнмен, дөресләп әйтә алмыйм, ди ул. 

Миләүшә апага 54 яшь. Егерме ел почтада эшләгән, шуның унбиш елы хат ташучы булып. 

– Сөйләшергә бик яратам. Һәр йортка керәсең, әби-бабайларның моң-зарын тыңлыйсың. Кешеләрнең дә төрле вакыты була, ачылып китеп эч серләрен дә сөйлиләр. Әмма беренче йортта ишеткәнеңне икенче йортка аударырга кирәкми инде. Инстаграмда да бик күпләр директка яза, тормышларын сөйләүчеләр дә, яңалыклары белән уртаклашучылар да, киңәш биреп язучылар да бар. Һәрберсенә җавап биреп барырга тырышам. Минем өчен инстаграм ул кич утыру кебек, әмма һәр кеше үз өендә утыра, – ди Миләүшә апа.   
Блогер була башлаганда ире Фәнис абый бу шөгылен өнәмәгән. Илүсәгә дә, Миләүшә апага да көннәр буе телефонда утырасыз дип эләккәләгән. Әмма хәзер инде көрәшеп торырга кирәкмәгәнлеген аңлаган. Үзе дә видеоларга бик теләп төшә. Аның үз кызыксынуы бар икән. Бала вакыттан ук төрле акчалар, медальләр җыя. Хатынының да, кызының да язылучылары бу хобби турында белә, сирәк очрый торган акчаларны алар да биргәли икән.  

Миләүшә апа әйтүенчә, язылучыларына авыл тормышын күрсәтү ошый. Кишер чәчкәнне дә, чүп утаганны да, кош-кортны караганны да карап-күзәтеп баралар. 

Фәләховлар дүрт бала тәрбияләгән. Олы уллары Фирназ, кызлары Илүсә белән Сөмбелә һәм тәрбиягә алган уллары Руслан. Аның дусты Славик та аларга кайтып йөри. Ул да тәрбиягә алынган бала икән. Авылда үзләренең кибетләре бар, күп итеп мал асрыйлар. 

– Кызым Илүсә дә авылга яшәргә кайтты. Инстаграм чире аңардан йокты. Аннан калышмыйча өйрәнеп барам барысын да, бүген ансыз гына реклама да куйдым әле, – ди Миләүшә апа. 

Пенсиядә вакыт инстаграмда үтә

Бер гаиләдә өч блогер аларның. Татар малай буларак билгеле булган Ринатның хатыны Илүзә дә, әнисе Әлфия Галиәхмәтова да бүген инстаграм блогерлары. 

Инстаграм белән дуслашуым да шул Ринат аркасында гына инде, ди Әлфия апа. Социаль челтәрдә ул 2015 елның сентябрендә теркәлгән. Нәкъ биш ел элек иң беренче фотосын куйган. 

– Пенсиягә чыккан вакытым гына иде. Яңа телефон алып җибәрдем. Социаль челтәрләрдә теркәлдем. Фатирга да онлайн аша гына түләргә өйрәндем, табибларга да шуннан гына язылам. Кулда телефон булгач, күзгә күренгән матурлыкларны төшерәсе килеп кенә тора. Аларны инстаграмга кую теләге дә тынгылык бирми. Аннары нәрсә пешерүемне дә, кибеттән нәрсә сатып алуымны да куя башладым һәм алар язылучыларыма да ошый булып чыкты. Көнемнең сигез-тугыз сәгате блог алып баруга китә дисә алдамамдыр. Язылучыларымны карап чыгам. Чирләп киткәненең хәлен белешәм. Үзем белгән киңәшләремне бирәм. Ризыкларым белән кызыксынучыларга рецептларны язам. Туры эфирга чыгуымны да көтә башладылар. Ул вакытта татарча блог алып баручылар күп түгел иде, шуңа да күңелләренә ятканмындыр, – ди ул.

Блогер булу җиңел эш түгел. Заводта эшләгән чорында Әлфия апаның буш вакыты әле булгалаган. Блог алып барганнан бирле черем итеп алырга да вакыты калмый икән. Кайвакыт биш сәгать йокы белән йөри. Шулай булса да инстаграм аның өчен ял. Сырхауханәдә яки башка җирдә берничә сәгать чиратта утырырга туры килгәндә дә шул коткара икән. Вакыт сизелми дә үтә, ди ул. 

Үзен блогер дип таныганчы ук аңа язылучылары шул статусны биргән. Әлфия апа аша алар үзара да дуслашып беткән. Борчу-мәшәкатьләрен дә, сөенечләрен дә бүлешәләр. Инстаграм минем өчен дуслар табу, аралашу чарасы да, ди Әлфия апа. Аралашу дигәннән, ул эфирга чыкканда алдан ук темасын уйлап куймый. Тормышта ничек бар, шул рәвешле алып бара. Тормыш иптәше видеоларны икешәр кат төшерергә яратмый, ничек килеп чыга, шулай куярга да туры килә. 

– Пенсиядән соң да вакытның буш узмавы, яңа дуслар, фикердәшләр табылуы, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны да җиткерәсем килә. Скандинавия таяклары белән йөрим, кышын чаңгыда шуам. Синнән күреп без дә һава суларга чыктык әле, дип язалар. Урамда танып исәнләшеп китәләр. Гадилегегез өчен яратабыз, күзәтеп барабыз, дигәннәрен ишеткәч тә күңелле, – ди блогер.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading