16+

«Инстаграм»ны шаулаткан 5 җырчы: Elvin Grey, Уразова, Фирдүс, Илсөя, Ландыш – кайсы «йолдызрак»?

Бүгенге көндә иң популяр социаль челтәр булып “Инстаграм” санала. Белгечләр фикеренчә, алдагы 10 елда ул беренчелекне беркемгә дә бирмиячәк.

«Инстаграм»ны шаулаткан 5 җырчы: Elvin Grey, Уразова, Фирдүс, Илсөя, Ландыш – кайсы «йолдызрак»?

Бүгенге көндә иң популяр социаль челтәр булып “Инстаграм” санала. Белгечләр фикеренчә, алдагы 10 елда ул беренчелекне беркемгә дә бирмиячәк.

Ә артистлар өчен бу бик уңайлы әйбер булып чыкты: реклама һәм афишаларны элү өчен менә дигән майданчык! Ә күз алдына китерәсезме, Европада кибеттәге товарның 85 проценты нәкъ “Инстаграм” аша сатыла икән. Әкеренләп бу безгә дә килеп җитәчәк.
Ә хәзер татар эстрадасы вәкилләре арасында иң популяр 5 “инстаграмщик”ны тәкъдим итәбез.

Elvin Grey 215 000
Айдар Галимов интервьюларның берсендә: “Яшь җырчыларның тиз арада популярлашу серләренең берсе – ул социаль челтәрләр белән дөрес куллану белүдә”, – дигән иде. Радик Юльякшин биредә инде күптәннән утыра һәм бүгенге көндә аның 215 мең язылучысы бар. Мөгаен, бу санга күпләр көнләшеп карыйдыр. Радик, башка йолдызлар кебек, лентасын реклама белән чүпләми. Ул анда бары тик үз концертлары хакында хәбәр итә, тамашаларыннан фото һәм видео куя, кызыклы сурәтләр элә. Әмма Elvin Grey нинди кыяфәттә төшкән фотографиясен куйса да, аңа дистәләгән мең лайк белән меңләгән “Син шундый матур!” – дигән комментарийлар тәэмин ителгән.


Җырчының “Инстаграм”ы хәбәр итүенчә, ул бүгенге көндә продюсеры Александр Слюсаренко белән Таиландта ял итә. Әмма ял итеп кенә ятмыйлар төсле. “24 серияле яңа блог көтегез”, - дип язган ул. Тамашачыларны тагы нәрсә белән шаккатырмакчы икән?!

Гүзәл Уразова 178 000
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар бар яклап та җитезләр! Аларның сайтлары да яхшы эшли, “В контакте”дагы рәсми битләре дә, төркемнәре дә... “Инстаграм”нары да! 


Гүзәл Уразованың аккаунтында реклама күп булса да, ул аны тәмле итеп язылучыларына җиткезә белә. Иң күп лайкларны матур гаилә фотолары җыя. Тамашачыга аеруча аларның кечкенәләре төп рольләрдә төшкән видеолар ошый.

Фирдүс Тямаев 132 000
Берәр премия тапшыру тантанасында “Иң халыкчан Инстаграм-аккаунт иясе” дигән номинация булса, мин аны ике дә уйламый, Фирдүс Тямаевка тапшырыр идем. Аның фотолары, видеолары шундый гади һәм халыкчан.

Бернинди пафос та, бернинди гламур да юк. Үзе әйтмешли: “простой мишәр егете”. Әмма комментарий язганда сак булыгыз. “Теләсә нәрсә язганнарны шундук “кара исемлек”кә кертәм”, - ди ул.

Илсөя Бәдретдинова 97 200
Ә иң кызык, үзеннән җибәрми торган аккаунт Илсөя Бәдретдинованыкы! Ул анда һәрчак кызыклы хәлләр турында яза. Көндәлек тормышы турындагы хикәяләр, кечкенә чагындагы кызыклы хәлләр язылучыларына бик ошый. Ул бит әле аларны оста, кыска һәм нык кызык итеп яза да белә! Мәсәлән, шуларның берсе:
“Картадан акча салдырганда сандугачлар сайрый торган тавыш куйган идем. Бер айга чыдадым: сандугачларны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Бүген, кофе эчкән саен, карта белән түләгәч, үзем дә сизмәстән: “Уффф, кычкырма әле йөрәгемне ярып син дә”, - дип кычкырып җибәрдем. Официант кыз: “Извините, я не хотела”, - ди. Мин аңа кычкырдым дип уйлады. Һаман уңайсызланып йөрим”.


Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм фотолары аның уңган хуҗабикә икәнен дәлилли. Гастрольдә булмаса, ул аш-су бүлмәсендә. Яңа ел алдыннан эшләгән бер өем пилмәне белән бөтен Интернет дөньясын шаккатырды.

Ландыш Нигъмәтҗанова 93 000
Ландышка караганда, “Инстаграм”да аның кызы Ләйлә популяррак! Җырчы көн саен балаларының видеосын урнаштыра. #йәйә хештегы буенча кереп, сез аларның барысын да карый аласыз. Кызындагы актерлык осталыгы! Видеодагы комментарийларны укысаң, язылучылар көн дә иртән торалар да, Ландышның аккаунтына кереп, Ләйләнең яңа видеосын куймады микән дип карыйлар. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Ләйләнең үз блогы да барлыкка килер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading