16+

Инсульт китереп чыгаручы ризыклар ИСЕМЛЕГЕ

Инсульт барлыкка килү куркынычын булдырмау өчен, рационыгызга игътибарлы булыгыз.

Инсульт барлыкка килү куркынычын булдырмау өчен, рационыгызга игътибарлы булыгыз.

Кайбер продуктларны иртән бөтенләй ашамаска тырышыгыз. Әйтик, фаст-фуд. Аны актив тормыш алып баручыларга да ашарга ярамый. Тозлы чикләвек, кыздырган бәрәңге кисәкләре турында да онытыгыз. Әлеге продуктларда май бик күп, ә файдалы матдәләр бөтенләй юк дияргә була. Фри бәрәңге ашаганнан соң, кан тамырлары тышчасына холестерин җыела. Бу акрынлап кан тамырларының томалануына китерә.

Баллы газлы суда шикәр күп. Лимонадны көн дә эчкән кешедә икенче тип шикәр авыруы барлыкка килергә мөмкин. Ә андый авыруларда инсульт булу куркынычы күбрәк. Шуңа да газлы суның балсызын эчегез.

Кызыл ит рационда булырга тиеш, әмма өлкән кешеләргә аны сирәк ашарга кирәк, чөнки аңардан кан басымы күтәрелә. Аның урынына кош ите яки диңгез балыгы ашагыз.

Ярымфабрикатлардан соң, фаст-фуд кебек үк, кан тамырларына тоз һәм холестерин җыела.

Казылыкны еш ашау инсульт кына түгел, инфаркт барлыкка килү куркынычын да булдыра. Безнең кибетләрдә чын казылыкны табып та булмый, аларда ит юк дияргә мөмкин. Аның каравы тәм көчәйткечләр, тоз, ясалма өстәмәләр бик күп кушыла.

Майонезга да зарарлы майларны күп тутыралар. Иң яхшысы – аңардан бөтенләй баш тарту. Майонез урынына зәйтүн мае куллану яхшырак. Салатлар өчен каймак кулланырга яки майонезны өйдә дә ясарга була.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading